2026 елның 28 март көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2013 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды. Ярышта барлыгы 5 команда катнашты: Кукмара, Буа, Алабуга шәһәрләреннән һәм “Сабантуй” спорт мәктәбеннән 2 команда.
Кичә, 24 мартта, Казан ипподромы бинасында Татарстан Республикасы ат спорты федерациясенең йомгак ясау конференциясе булды.
21-22 март көннәрендә Тәтеш шәһәрендә стендка ату буенча Татарстан Республикасы Кубогының беренче этабы узды.
21-22 март көннәрендә «Сабантуй» ат спорты комплексында конкус буенча Саба муниципаль районы Кубогының икенче этабы узды. Әлеге ярышларда Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Нократ Аланы, Норлат, Актүбә һәм Байлар Сабасы, Мөслим ат спорты клубларыннан һәм мәктәпләреннән килгән 70тән артык спортчы катнашты.
2026 елның 15 мартында «Сабантуй» спорт комплексында стендка ату буенча тренер,
СССРның спорт мастеры Алексеев Юрий Владимирович истәлегенә багышланган
спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы кубогының 3 этабы узды. Юрий
Владимирович – үз гомерен ату спортын үстерүгә багышлаган, берничә буын чемпионнар
тәрбияләгән һәм укучыларының йөрәкләрендә онытылмас эз калдырган кеше.
2026 елның 01 мартында «Свияга» стендка ату комплексында стендка ату буенча РСШОР беренчелеге булып узды.
2026 елның 28 февраленнән 01 мартына кадәр Алабугада «Җиңү Кубогы» Бөтенроссия турниры кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны, «Примкамнефть» нефть-газ табу идарәсенең элеккеге баш инженеры Петр Александрович Гисак истәлегенә багышланган ат спорты ярышлары узды.
Язның беренче көнендә, 2026 елның 1 март көнне Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2015 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды.