Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзарасалым хисабына юллар ремонты төгәлләнде. Елыш һәм Югары Шытсу авылларында әлеге эшне ООО “Рамазан” оешмасы башкарды. Әлеге программа җирлектә булган мөхим мәсьәләләрне халык белән берлектә хәл итергә зур ярдәм итә.
Елыш авылы аша узучы региональ юлны яктырту эшләре төгәлләнде. Кичке һәм төнге сәгатьләрдә багана утларыннан төшкән яктылык авыл халкына, җәүлеләргә һәм аеруча автомобиль йөртүчеләргә уңайлылык тудыра. Җитәкчеләргә һәм эшләүчеләргә рәхмәт белдерәбез!
Югары Шытсу авылыннан Султанова Динара гаиләсе ел дәвамында үзләренең шәхси биләмәләрен чиста пөхтә, төзек хәлдә тота. Кышкы чорда кардан сыннар ясыйлар, җәйге чорда капка-койма каршысы чәчәк һәм гөлләргә күмелә. Агымдагы елда алар "Чәчәкле Саба - 2025" конкурсында катнашып 3 нче урынга лаек булдылар. Тирә якка үрнәк гаиләне әлеге уңышы белән котлыйбыз!