Ел башыннан Татарстанда яшәүче 28.497 кеше пенсия билгеләү өчен документларны алдан әзерләү хезмәтеннән файдаланды һәм пенсия билгеләүгә гариза бирде. Болай эшләү түләүләрне төгәл, вакытында һәм барлык расланган пенсия хокукларын исәпкә алып билгеләргә ярдәм итә
2025 елның беренче яртыеллыгында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе 847 күп балалы әнигә пенсияне гомуми билгеләнгән яшеннән иртәрәк билгеләде, шуларның 63 е- биш һәм аннан да күбрәк, 113 хатын-кыз - дүрт, 671 әни өченче баласын тапкан