Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар, айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме - 3 611 сум
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә
65 яше тулган ир-атлар һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар 15 еллык иминият стажы һәм 30дан да ким булмаган шәхси пенсия коэффициенты туплаган очракта, аларның картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләү хокуклары барлыкка килә
Безнең республикада өч һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән хатын-кызлар иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. 2025 елның унике аенда бу хокуктан республиканың 2000нән артык хатын-кызы файдаланды
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 28.497 кеше пенсия билгеләү өчен документларны алдан әзерләү хезмәтеннән файдаланды һәм пенсия билгеләүгә гариза бирде. Болай эшләү түләүләрне төгәл, вакытында һәм барлык расланган пенсия хокукларын исәпкә алып билгеләргә ярдәм итә
2025 елның беренче яртыеллыгында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе 847 күп балалы әнигә пенсияне гомуми билгеләнгән яшеннән иртәрәк билгеләде, шуларның 63 е- биш һәм аннан да күбрәк, 113 хатын-кыз - дүрт, 671 әни өченче баласын тапкан
2025 елда 1970 елда туган хатын-кызлар һәм 1965 елгы ир-атлар пенсия тупланмаларыннан түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә алалар. Акчаны бер тапкыр түләнә торган түләү, ашыгыч пенсия түләве яки тупланма пенсия рәвешендә алырга мөмкин
Россия Социаль фонды бүлеге тарафыннан 126 026 мең татарстанлының иминият пенсияләре гаризасыз өстәмә билгеләү исәбенә арттырылган. Алар арасында 80 яшькә җиткән 117 меңнән артык пенсионер һәм 1нче төркем инвалидлыгы булган 9 меңнән артык граждан бар
Инвалид һәм өлкән яшьтәге гражданнарны карау: 2025 елда нинди үзгәрешләр кертелде