Татарстан Республикасы Рәисенең «2026 елда Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан итү турында» Указы кысаларында Лениногорск районының «Исток — Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алсу Вахитова Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә «Нефть фидакарь хезмәте» дигән танып-белү сәгате үткәрде, анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 26 мартта узган Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге съездында контроль һәм күзәтчелек системасының алдынгы технологик карарлар нигезендә үзгәрүен билгеләп үтте.
10 нчы апрель көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы коллективы герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында "Талантлар фестивале" үзешчән сәнгать смотр-конкурсында катнашты һәм "Вокаль ансамбль" номинациясендә lll урынга лаек булды. Тәрбиячебез Габидуллина Миләүшә Илдар кызы "Нәфис сүз"номинациясендә җиңүче булды. Бу осталыкны, артистлыкны һәм әдәбиятка мәхәббәтне югары бәяләү. Мондый уңыш педагогның нәфис сүз белән эшләүдә профессиональлеген илһамландыра һәм ассызыклый!
"Лилия" балалар бакчасында космонавтика көне
13 апрель көнне 6 нчы Б сыйныфында индивидуаль проект эшләрен яклау булып узды. Яклауда укучылар үзләренең проект эшчәнлеге, халык алдында чыгыш ясау, теманың тирәнлеген ачу күнекмәләрен күрсәттеләр. Балаларны тыңлау, аларның балкып торган күзләрен һәм йөзләрен күрү кызык иде. Алтынчы сыйныф укучыларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!
2026 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан, яшенле яңгыр булуы ихтимал;
- төнлә һәм көндез 15-16 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда да).
Банк кешбэгы-банк лояльлек программалары кысаларында алынган акчалар яки бонуслар.
«Союз-Агро» ҖЧҖ нең «Зеленогорск» бүлекчәсе базасында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Марат Гирфанов, Россельхозцентр ФДБУ директоры урынбасары Рәфис Хәбибуллин, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техника күзәтчелеге хезмәте, Россельхозцентр бүлеге башлыклары һәм белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында 2026 елгы кыр эшләрен башкару мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.