ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Җирле үзидарә көне - көн саен җирле бергәлек файдасына хезмәт итүчеләрнең бәйрәме ул. 21 апрель көнне Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты, китапханә, Чабья - Чурчи авыл клубы белән берлектә «Җирле үзидарә кичә һәм бүген"дигән темага әңгәмә үткәрелде. Чарада Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы, сәркатибе Төхвәтуллина Алинә һәм муниципаль хезмәт ветераны Сабитова Эльфия апа катнашты. Котлау сүзләре белән мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады, алар муниципаль хезмәткәрләр эшенең мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.Җирле үзидарәдә эшләү - ул вазыйфа гына түгел , ә үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлек һәм фидакарьлек таләп итүче кешеләргә чын хезмәт итү , диде муниципаль хезмәт ветераны Әлфия апа.Җирле үзидарә көне-үз муниципалитетының язмышына битараф булмаган һәр гражданның бәйрәме ул.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru
Бүген Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршыннан “Гвардия” эзтабарлар отряды әгъзаларын “Хәтер вахтасы-2026” катнашу өчен ерак сәфәргә озаттылар.

zainsk.tatarstan.ru

Бөтендөнья Җир көне 🌍


alkeevskiy.tatarstan.ru

Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү башланды!


alkeevskiy.tatarstan.ru

Владимир Путин муниципалитетлар башлыклары белән территорияләрне үстерү турында фикер алышты


alkeevskiy.tatarstan.ru

Дәүләт Думасы автомобиль сәнәгатендә махсус инвестиция контрактларын (СПИК) 2033 елның 31 декабренә кадәр озайтырга мөмкинлек бирәчәк канун кабул итте.


menzelinsk.tatarstan.ru

Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә, шулай ук Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчыларына түбәндәге спорт разрядлары бирелде:
фехтование буенча" өченче спорт разряды " — Чернов Виктор һәм Попова Альбина (тренер-укытучысы Ильясов Радик Мударисович);
өстәл теннисы буенча" икенче спорт разряды " — Латыйпов Илсаф (тренер-укытучысы Исмаилов Хайем Фарходович).
өстәл теннисы буенча" өченче спорт разряды " — Вәлиуллин Әлфис (тренер-укытучысы Исмаилов Хайем Фарходович)
Спортчыларны әлеге мөһим нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт осталыгында үсүләрен телибез! Юлыгызда һәрвакыт җиңүгә омтылыш булсын, һәм сез, югары нәтиҗәләргә ирешеп, барлык киртәләрне җиңел генә җиңеп чыгасыз!
Тренерларга сәламәтлек, илһам һәм мотивация телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2026»кысаларында узган республика иҗат конкурсларында җиңүчеләрне котладылар


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре  «Чернобыль — төзәлми торган яра» акциясе уздырды, ул Чернобыль фаҗигасе корбаннары истәлегенә багышланган иде.


leninogorsk.tatarstan.ru

22 апрельдә "Пушкин картасы" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Килдеш урта мәктәбе укучылары Болгар музей-тыюлыгында булдылар. 


tetushi.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International