ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Казаклар авыл китапханәсендә укучыларны сәламәт яшәү рәвеше турында әдәбият белән кызыксындыру максатыннан «Доктор градусник киңәш итә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе киң укучылар өчен тәкъдим ителә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар сәламәтлекне сакларга һәм ныгытырга, сәламәт яшәү рәвеше гадәтләрен формалаштырырга ярдәм итәчәк. Китапларда укучы иммунитетны ничек ныгытырга, сәламәт туклану нәрсә ул, кеше сәламәтлеге өчен витаминнар һәм микроэлементлар роле, дару үсемлекләре ярдәмендә авыруны ничек җиңәргә икәнлеге турында мәгълүмат табачак.


tulachi.tatarstan.ru

«Сарман» кинотеатрында бөек татар шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай юбилейларына багышланган чара узды. Сарман гимназиясе укучылары әлеге күренекле авторларның иҗаты белән таныштылар. Яраткан шагыйрьләр әсәрләре мотивлары буенча булдырылган мультфильмнар күрсәтелде. Чара бик күңелле һәм җылы узды, балаларның мәдәни белемнәрен үстерүгә, туган телне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыруга ярдәм итте.


sarmanovo.tatarstan.ru

Габдулла Тукай истәлегенә багышланган ункөнлек кысаларында Көек авылының «Алгоритм» лицеенда Әстерхан өлкәсеннән татар теле укытучылары өчен "Туган тел (татар) бердәмлек коды буларак: Татарстан һәм Әстерхан өлкәсе мәдәниятләре диалогы" дигән семинар узды.


pestreci.tatarstan.ru

Новошешминск районы халкы кайсы җәмәгать урыннары — парклар, скверлар, яр буйлары яки бульварлар — беренче чиратта яңартуны таләп итүен сайлый ала. Тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итә.


novosheshminsk.tatarstan.ru

Яз - үзгәрешләр һәм яхшы эшләр вакыты. «Теремкәй» балалар бакчасы да читтә калмаска булды һәм республика эко-марафонына кушылды! Сабыйлар өчен бу акция генә түгел, ә тулы бер маҗара.


zainsk.tatarstan.ru

.


brusakov-kaybici.tatarstan.ru

       Яз  үз сәламәтлегең турында гына түгел, йорт хайваннарының сәламәтлеге турында да кайгырта вакыт.  Бу  җан ияләре безне үзенең матурлыгы һәм грациясе белән сөендерә, күңелләребезне уникаль аралашулары белән тынычландыра, безне һичшиксез яратырга өйрәтә, тормышыбызны яктырак һәм бәхетлерәк итә. Безнең күбебез хайваннарны ярата һәм бу гаҗәеп затларны яклаучылар булып тора, аларның сәламәтлеген кайгырту – безнең җаваплылыгыбыз!


mamadysh.tatarstan.ru

Яз һәм җәй көннәрендә талпаннар активлашу чорында Роспотребнадзор ата-аналарның игътибарын балалар белән йөргәндә үз-үзеңне тотуның гади, әмма мөһим кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклегенә юнәлтә.


mamadysh.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International