29 нчы апрель көнне халыкара «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесенең «Яшь йөрәкләр» ирекле отряды «Тулган ай» көмеш отряды һәм Валиуллин Д.М җитәкчелегендәге Шәмәрдән «Үсеш» лицее «Юнармия» активистлары белән берлектә агачлар утырттылар.
28 нче апрельдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Татарстанның чиста урманнары " республика табигать саклау акциясе кысаларында урман территориясендә тәртип урнаштыру буенча өмә узды.
26 апрельдә без Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Безнең тәрбияләнүчеләр әлеге бәйрәмгә багышланган чараларда катнаштылар.
1886 елның 26 апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында Габдулла Тукай туган. Балалар "Туган тел" җырын башкардылар, Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Аннары "яшь укучылар"конкурсы узды. Барлык катнашучылар да җитди әзерләнделәр, үзләренең осталыкларын һәм оригиналь башкаруларын күрсәтеп, искиткеч чыгыш ясадылар. Җиңүчеләр булып Зайнеева Аделия һәм Бареев Руслан танылды.
26 апрель көнне “Китапханәләр” технологиясе һәм туган тел көне кысаларында социаль хезмәткәр Галимова Резеда үзенең укучылары өчен Тимершык авыл җирлеге китапханәчесе Сибгатова Фәнзилия белән очрашу оештырды. Социаль хезмәтләр алучылар Габдулла Тукай шигырьләрен кычкырып укыйлар, шулай ук бөек татар шагыйренең биографиясен искә алалар.
Галимова Р. һәм Сибгатова Ф. җылы, дустанә атмосфера булдырырга һәм өлкән буын вәкилләре өчен кызыклы, бай һәм файдалы очрашу ясарга тырыштылар.
2023 елның 27 апрелендә тәрбияче Аскарова М.С. җитәкчелегендә безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен «Бөтендөнья канцелярия товарлары көне» темасына әңгәмә үткәрелде.
Һәр ел саен 26 нчы апрельдә Халыкара радиация һәлакәтләре һәм һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнендә, бөтен дөнья Чернобыль атом электр станциясендәге авария турында искә ала.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
Бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе педагоглары социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен “Без Тукайлы халык мәңгегә!” дигән чара үткәрделәр. Чара барышында педагоглар шагыйрьнең балачагы турында сөйләделәр, шигырьләрен искә төшерделәр. Аннары чарада катнашучылар "Saba" паркында булдылар. Паркта истәлеккә "Су Анасы", "Кэжэ белэн сарык" һәм «Шурале» әкиятләре персонажлары янында фотога төштеләр. Мондый чаралар туган якка, туган телгә кызыксыну һәм мәхәббәт үстерүгә ярдәм итә.
26 апрельдә Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә , Г.Тукайның туган көне һәм туган тел көне уңаеннан , викторина үткәрелде,шигырьләр сөйләнде, Г.Тукайның китаплары укылды .