2019 елның 11 июлендә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге белгечләре Нурмиева Розалия Котдус кызы һәм Таҗниева Рузалия Гайфулла кызы белән берлектә, өлкәннәребез өчен Тимершык авыл җирлегенә сәяхәт оештырдылар. Өлкәннәр Тимершык авылының табигате белән таныштылар , Изге чишмәдә булдылар.
Туризм өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сәламәтләндерүгә зур йогынты ясый, психосоматик авыруларны профилактикалауга, физик форманы һәм сәламәтлекне саклауга, кызыклы кешеләр белән аралашуга ярдәм итә.
Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, өлкәннәр экскурсиядән бик канәгать булдылар, киләчәктә шушындый чараларны кабатларга теләк белдерделәр.
Истәлеккә калырлык итеп фотосүрәткә төштеләр.
6 июльдә приютта "Без көчле һәм кыюлар"дигән спорт-уен чарасы оештырылды. Балалар "Нептун" һәм "Кеды" командаларына бүленеп, җитезлек, зирәклек, тизлектә көч сынаштылар. Һәр катнашучы үз командасы өчен борчылды. Көч тигез диярлек иде, әмма "Кеды" командасы 5: 4 исәбе белән җиңү яулады. Афәрин барысы да!!!
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче пенсионерларга һәм инвалидларга торак-көнкүреш шартларын тикшерү, газ җиһазларын, электр үткәргечләрен тикшерү максатыннан даими йөреп торалар. Шулай ук газ һәм электр хезмәте белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары да катнаша. Белгечләр өлкәннәр белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, социаль мошенниклыктан саклану чаралары, социаль ярдәм чаралары турында аңлату әңгәмәләре алып барырга онытмыйлар, ашыгыч хезмәтләренең телефон номерлары белән белешмәлекләр таратыла. Мондый характердагы әңгәмәләр аларны уяу һәм игътибарлы булырга өйрәтә.
«Тургай» приютында «Бизнесмен көне» үткәрелде. Әлеге эшлекле уенның максаты: бергәләп эшләргә, йөкләнгән эшне ахырына кадәр башкарырга өйрәтү, чисталыкка һәм тәртипкә мәхәббәт тәрбияләү, балаларда шәхси сыйфатлар ачу. Балалар "Тургайчиклар"җирле валюта эшләп, бик теләп хезмәт йөкләмәләрен үтәделәр. Алынган "Тургайчиклар" га тәрбияләнүчеләр үз бизнесларын ачтылар.
Җиңүчеләр: 1 урын-Аскарова Ләйсән, 2 урын – Чушкин Тимофей, 3 урын – Габдуллина Сильвина.
Барысы да бик тырыштык. Афәрин балалар!!!
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне, шул уңайдан «Тургай» приютында балалар өчен күңелле Сабантуй бәйрәме үткәрделәр. Балалар бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Уеннарда, ярышларда катнаштылар. Бэйрэм барыбызгада ошады.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнең ишегалларын, капка төпләрен чистарту эшләрен дәвам итәләр. Шулай ук бакчаларында түтәлләрне йомшарту, яшелчә һәм чәчәкләр үстерү өстендә эшлиләр.
2019 ел башыннан «Тургай» приютында «Гарденотерапия» программасы эшли. Әлеге программа буенча балалар гарденотерапия дәресләре белән танышалар, иң мөһим элементларның берсе-кул хезмәте. Балалар мондый дәресләрне бик яраталар.
Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай» приютында 17 май конне семья бәйрәме үткәрелде. Әти–әнилэрнен килүе, бәйрэмдә уеннарда катнашуы, кичәне тагын да ямьлэндереп жибәрде.Теләче, Балтач, Саба муниципаль районынын «Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау” бүлекләреннән дэ белгечләр килгән иде. Бәйрәм бик күнелле утте.
Яз. Май. Һәм безнең һәрберебез өчен иң кадерле, бөек бәйрәм-Җиңү көне. Күп еллар эчендә балаларны Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориалга алып бару, чәчәкләр салу һәм сугыштан кайтмаганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу традициягә әверелде. Безненен бурычыбыз: тарихны гасырлар һәм буыннарда саклап калырга ярдәм итү. Безнен очен гомерлэрен, яшьлеклэрен кызганмаган бабаларыбыз, эбилэребезне онытмыйк!
Тәрбияче Башарова Рүзилә балалар белән "Яшь янгын сүндерүчеләр"дигән темага чара үткәрде. Чараның максаты-балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү, коткаручылар һөнәренә кызыксыну уяту. Балалар бик игътибар белән тыңладылар һәм барлык сорауларга да зур кызыксыну белән җавап бирделәр.