2025 елның 9-15 февралендә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 14 февральдә Халыкара йөрәк авырулары турында хәбәрдарлык атналыгы игълан итте.
Медицина һөнәрен популярлаштыруга багышланган «Ак халатлы фәрештәләр» республика фестивале кысаларында Саба хастаханәсе үзләрен медицинага багышларга хыялланган өлкән сыйныф укучыларын чакырды. Укучылар алдында баш табиб Марат Рафаэль улы Йосыпов чыгыш ясады.
Чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы катнашты.
Бигәнәй авылының фельшер акушерлык пунктында фельдшер Исмәгыйлева Илмира Зиннәтулла кызы Сатыш урта мәктәбе укучылары өчен профилактик әңгәмә үткәрде. Чараның максаты мәктәп укучыларының гәүдә торышы бозылуны кисәтүне арттырудан гыйбарәт иде. Басып торганда, утырганда, хэрэкэтлэнгэндэ баш, гәүдә һәм очлыкларны дөрес тотуны автоматизмга җиткереп, дөрес гәүдә күнекмәсен булдыру мөһим.
Хроник йогышлы булмаган авырулар-кешедән кешегә күчми торган, озак дәвамлы һәм, кагыйдә буларак, акрын үсә торган авырулар. Алар генетик, физиологик, экологик һәм үз-үзләрен тотыш факторларының берләштерелгән йогынтысы нәтиҗәсендә дәвам итә һәм үсә.
Диспансерлаштыру хроник авырулар үсеше куркынычын вакытында билгеләргә, шулай ук җитди авыруларны иртә стадиядә диагностикаларга мөмкинлек бирә.
19 гыйнвардан 25 гыйнварга кадәр Бөтен Россия буенча калорияләр санауны популярлаштыру атналыгы уза.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының бу мөһим инициативасы аңлы туклану нигезләренә һәм симерүгә каршы көрәшкә игътибар җәлеп итәргә тиеш. Хәзерге дөньяда, бигрәк тә алга киткән илләрдә, җан башына калорияләр куллану даими үсә, бу артык авырлык таралуның төп факторы булып тора.
Бүген Саба районында 2026 елда туган Беренче баланың өземтәсе булды. Беренче бәхетле гаилә Шәмәрдән авылында яшәүче Әхәтовлар була, аларның дүртенче балалары, кызлары туа.
Саба район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре Шәмәрдән участок хастаханәсе белән берлектә Байлар Сабасы бистәсендәге Үзәк чыршы янында ачык һавада матур бәйрәм чарасы үткәрделәр
22-28 декабрь көннәрендә сәламәт туклануны популярлаштыру атналыгы үз рационың һәм туклану гадәтләрең турында уйлану өчен менә дигән сәбәп булып тора. Сәламәт туклану организмның үзен яхшы хис итүен, энергиясен һәм гомуми сәламәтлеген саклауда төп роль уйный.