Иске Икшермә авыл җирлегендә автомобиль юлларын ремонтлау эшләре
Иштуган тимер юл станциясендә модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Бүгенге көндә Саба районының Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе су белән тәэмин итү буенча эшләр алып бара. Шулай ук территорияне төзекләндерү һәм койма ясау эшләре дә бара.
"Бәләкәч"паркын төзү буенча эшлекле киңәшмә узды. Объектта тротуар өслеге өчен нигезне әзерләү һәм бәдрәф модулен төзү эшләре башланды. "Акварэй "СК"ҖЧҖ подряд оешмасы.
Объектта бизәү эшләре, брекчиядән идәннәр ясау, электромонтаж эшләре һәм инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара. Тәрәзәләрне алыштыру эшләре тулысынча төгәлләнгән. Мебель куела. Үтәлеш проценты - 72. "РемонтСтройСервис"ҖЧҖ подряд оешмасы.
Бүген Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлегендә Байлар Сабасы торак пунктында су агызу системаларын проектлау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә бүлек башлыгы Э.Д. Рамазнов, "Вектор" ҖЧҖ проект оешмасы вәкиле, "Саба ТКХ МПП" АҖ һәм "Саба районы ТКХ Шәмәрдән МПП"АҖ директорлары катнашты.
Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше дәвам ителә. Әлеге программа яшь белгечләргә уңайлы шартлар тудыру, яшьләрне авылга җәлеп итү максатыннан эшләнелә. Йорт төзелешен ООО "ПМК 159" оешмасы башкара.
Түбән Утар авылында үзара салым акчасына юллар ремонтлау башланды.
Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авылында җирлек юлларын ремонтлау эше башланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.
Курсабаш авылында җирле әһәмияттәге юлларда чокырларны ремонтлау уздырылды. Ремонт эшләре Дорожная һәм Совет урамнарында башкарылды. Эшләрне "МДСУ - 1"ҖЧҖ башкарды.