Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортының тышкы ягы махсус калай белән төрелеп бетте, фундамент өлешен дә калай белән бизәү эшләрен башкаралар. Ягу өлешендә яңарту эшләре бара. Мәдәният йорты көннән көн танымаслык булып үзгәрә, җыйнаклана, матурлана. Армый талмый көчләрен кызганмый эшләүчеләргә, авыл халкы исеменнән зур рәхмәт җиткезәбез.
Тимершык авыл җирлегендә авыл урамнарын грейдер белән тигезләү эшләре алып барылды.
Калатау авылының су белән тәэмин итү системаларын реконструкцияләү башланды.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
Тимершык авыл җирлегендә Кызыл -Мишә авылының Пионер урамы буенча региональ әһәмияттәге асфальт юл ремонтланды. Эшне "Татавтодор" ҖЧҖ башкарды.
Тимершык авыл җирлегендә Шәмәрдән МПП ТКХ ААҖ гаризалар нигезендә су белән тәэмин итү системасын ремонтлый. Алар үз эшләрен вакытында һәм төгәллек белән башкаралар. Әлеге оешма хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.
Мишә авыл җирлегенең Сабабаш торак пунктында гидротехник корылманы ремонтлау эшләре башланды. Генераль подрядчы булып ПМК МЕЛИОРАЦИЯ тора.
Объектта демонтаж эшләре бара. Шулай ук бизәү эшләре, пылау җайланмалары һәм электромонтаж эшләре башланды. "РемонтСтройСервис"ҖЧҖ подряд оешмасы
Объектта демонтаж, электромонтаж эшләре алып барыла. Бизәү эшләре, идән һәм түшәм ясау эшләре бара. Түбә ябу эшләре дә башланды.
Байлар Сабасында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы буенча йортлар төзелә башлады. Программа авыл халкын һәркем сатып ала алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктура булдыруны һәм үстерүне күздә тота.