Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
Объектта бизәү эшләре, брекчиядән идәннәр ясау, электромонтаж эшләре һәм инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара. Тәрәзә һәм ишекләрне, шулай ук керүне төзү эшләре башланды. "РемонтСтройСервис"ҖЧҖ подряд оешмасы.
Бизәү эшләре, идән һәм түшәм ясау эшләре бара. Түбә ябу һәм тәрәзәләр кую эшләре дә дәвам итә. Электр монтажлау эшләре 50% ка башкарылган.
Федераль программа нигезендә Елыш авылы аша узучы региональ юлны яктырту буенча эшләр бара. Гомуми озынлыгы 2.1 км.булган юл яктыртылачак. Эшне ООО "Спектр" оешмасы башкара. Яхшы яктыртылган юл, автомобиль йөртүчегә шулай ук җәяүлеләр өчен төнге сәгатьләрдә зур уңайлыклар тудыра.
Калатау авылының су белән тәэмин итү системаларын реконструкцияләү дәвам итә.
Тенеки авыл эчендәге күпердә капиталь ремонт дәвам итә.
Шәмәрдән һәм Кырбаш авыллары арасындагы автомобиль юлын киңәйтү буенча ремонт эшләре бара. 10 км озынлыкта асфальт-бетон җәю планлаштырылган. "МДСУ-1"ҖЧҖ подряд оешмасы.
Бизәү эшләре, идән һәм түшәм ясау эшләре бара. Шулай ук түбә ябу һәм тәрәзәләр кую эшләре дә бара.
Объектта бизәү эшләре, идәннәр кую һәм электромонтаж эшләре бара. "РемонтСтройСервис"ҖЧҖ подряд оешмасы