Иштуган авыл җирлегендә юлларның йөрү өлешендә юл тамгаларын яңарту
Аномаль эссе һава торышы аркасында халык тарафыннан кулланыла торган су күләме артты һәм су җитмәү проблемасы туды. «Саба районы торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы күптармаклы җитештерү предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыятенә күп санлы мөрәҗәгатьләрдән соң, ремонт ясалды һәм элек гамәлдә булмаган су башнясы эшли башлады.
Россиядә бәйрәмнәр күп, алар арасында иң шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе - Яшьләр көне. Яшьлек -ул һәр кеше тормышында искиткеч чор гына түгел, ә күңелнең аерым торышы да. Бу-иң кыю өметләр, эзләнү, ачышлар һәм тормышка ашырулар вакыты. Шунысы игътибарга лаек, бүгенге яшьләр бик актив.27 июнь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре яшьләр өчен «Җәй, музыка, мәхәббәт!»дип аталган музыкаль күңел ачу чарасы уздырдылар. Бик күп үзенчәлекле кызыклы конкурслар, уеннар үткәрелде, аларда яшьләр бик теләп катнаштылар. «Иштуган батыры», «Пантомимо», «Идеаль пар», «Сюрпризлы коробка» кебек конкурслар көлке һәм юмор уятты. Бу күңел ачу программасы якыннанрак танышырга, яшьләр бәйрәме турында күңелле хатирәләр калдырырга ярдәм итте. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды. Барысы да яхшы кәеф белән таралыштылар.
3 июльдә Әгерҗе районының Варклед-Бодья авылында "Гырон-Быдтон" удмурт мәдәнияте республика бәйрәме узды. Бәйрәмдә Иштуган авыл мәдәният йортының "Тюрагай" удмурт фольклор коллективы катнашты. Бәйрәм "Истоки" театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Аннары фольклор коллективлары чыгыш ясады,аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм аланында Татарстан халыкларының «Шудон корка» уеннары белән интерактив нокта, традицион «Кужым мертан» уеннары, «Чеберина но Батыр» («Чибәркәй һәм Батыр») матурлык һәм талант конкурсы оештырылды. Ижау шәһәреннән «Айкай» фольклор җыр һәм бию театры чыгыш ясады, алар Россиянең төрле төбәкләреннән удмуртларның сирәк фольклор традицияләре белән күпкырлы программа тәкъдим иттеләр. Бәйрәм ахырында “Куно келән” йоласын үткәрделәр. «Тюрагай» коллективы Диплом белән бүләкләнде.