Иштуган авыл җирлегендә су башнясы насосын алыштыру буенча эшләр башкарылды
Иштуган авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты кура сутү эшләре дәвам итә.
Үлән чабу – теләсә кайсы территорияне төзекләндерү буенча иң мөһим чараларның берсе. Бу эшне матурлыктан тыш, үз вакытында эшләр өчен сәбәпләр күп. Чүп үләннәре – чабылмаган җирләр, тиз үсә торган чүп үләннәре өчен бик уңай җирлеккә әверелә. Алар белән көрәшнең нәтиҗәлелеге вакытка бәйле – аларны үз вакытында чабу. Талпаннар – төрле авыруларны таратучылар булып торалар, аларның яраткан кышлау урыны, коелган яфраклар һәм чабылмаган үлән. Янгын куркынычы арту – узган сезонның коры үсемлекләре кояш астында җиңел янып китә.
"Яктылык, нурга илтә" театр фестивале кысаларында, Сабабаш авыл клубында, драматург Флорид Бүләковның " Әбиләргә ни җитми?”. Спектакльне сәхнәгә Иштуган мәдәният йорты белгечләре һәм бистә үзешчәннәре куйды. Тамашачылар сәхнәдә күргәннәреннән канәгать калдылар, беренче минуттан алар сәхнәдә барган вакыйгаларны игътибар белән күзәттеләр.Актерлар көлкеле мизгелләрне дә, шул ук вакытта пьесаның тирән мәгънәсен дә бирә алдылар. Сюжет буенча, картлар йортында яшәүче әбиләр эшкә кайткан Электрик Абдулла абыйга кияүгә чыгарга телиләр.Алар үзләренең яшь елларын, ирләрен искә алалар.Абдулла барлык авыр тормыш юлын үткән әбиләрне дә өйләренә алып кайтырга хәл итә. Спектакль бер сулышта узды. Тамашачылар артистларны сәхнәдән алкышларга күмделәр.
26 нчы май көнне Иштуган авыл мәдәният йортында "Чигү могҗизасы" дип исемләнгән утырыш узды. Хуҗалар өчен чигү буенча мастер-класс оештырдылар. Кул эшләре осталары рәхәтләнеп чигү дөньясына чумдылар. Җылы дустанә шартларда алар рәхәтләнеп әлеге иҗат төренең төрле техникалары белән таныштылар, яңа алымнар һәм нечкәлекләрне үзләштерделәр. Утырышта катнашучылар үзләренең яраткан җырларын җырладылар, кызыклы тарихлар сөйләделәр. Сәнгать җитәкчесе «хуҗабикәләр» өчен әлеге тематика буенча әдәбият сайлап алу әзерләде һәм «кулларга эш – йөрәккә шатлык»дигән кул эшләре күргәзмәсе оештырды. Утырышлар кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, барлык кул эшләре осталары да канәгать калдылар. Чара чәй табыны һәм биюләр белән тәмамланды.
Иштуган авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котладылар.
Иштуган авыл җирлеге Байлар Сабасында булып узган Җиңү Парадында катнашты
9 май көнне Иштуган авыл мәдәният йортында драматург Флорид Бүләковның " Әбиләргә ни җитми?” спектакле куелды. Спектакльне сәхнәгә Иштуган мәдәният йорты белгечләре һәм бистә үзешчәннәре куйды. Тамашачылар сәхнәдә күргәннәреннән канәгать калдылар, беренче минуттан алар сәхнәдә барган вакыйгаларны игътибар белән күзәттеләр.Актерлар көлкеле мизгелләрне дә, шул ук вакытта пьесаның тирән мәгънәсен дә күрсәтә алдылар. Сюжет буенча , картлар йортында яшәүче әбиләр электрик булып эшкә килгән Абдуллага кияүгә китәргә телиләр. Алар үзләренең яшьлек елларын, ирләрен искә алалар .Абдулла авыр тормыш юлын үткән әбиләрнең барысын да үз өенә алып кайтып китәргә хәл итә.Спектакль бер сулышта узды. Тамашачылар артистларны алкышларга күмделәр.