Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре “Без җирдә тынычлык яклы” дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Асфальтта рәсем ясау- мавыктыргыч шөгыль генә түгел, ә әйләнә-тирә дөньяны танып белү, иҗат, фантазия, игътибар, вак моторика күнегүләре, иҗади сәләтләрне үстерү, ә иң мөһиме, яхшы кәеф тә. Асфальтта рәсем ясап, балалар карандаш һәм пумала белән кәгазьдә ясаганга караганда бөтенләй башка хисләр кичерәләр. Ахыр чиктә, асфальтта нинди рәсем ясау мөһим түгел, рәсем ясау процессы үзе мөһим, ул балаларга зур ләззәт бирә. Чара ахырына территориядәге барлык асфальт юллары төрле төстәге келәмгә охшап калды. Балалар үз рәсемнәре белән бөтен кешене тынычлыкка һәм яхшылыкка - бәхетле балачак нигезенә өндиләр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.02.2024 нче елның № 372-р боерыгы нигезендә 2024 ел планына Иштуган авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлау кертелгән (Саба үзәкләштерелгән авыл клуб системасының 7 нче филиалы). Әлеге объект буенча подряд оешмасы итеп "ПМК №159" ҖЧҖ билгеләнгән.
12 июньдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Россия Дәүләтенең символлары” дип аталган, Россия көненә багышланган чара үткәрделәр.
Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелә. Бу көнне
Иштуган авыл мәдәният йортында « Без тәмәкесез тормыш өчен»дип
исемләнгән мәгълүмати сәгать узды.
Җәй-искиткеч матур вакыт. Балалар түземсезлек белән каникул башлануын көтә. Балаларны яклау көне-күңелле бәйрәм оештыру өчен менә дигән форсат.
1 июньдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре " Балачак-ул без!» дип аталган, балаларны яклау көненә багышланган балалар сабантуе уздырдылар.
Җәй-якты төсләр һәм тәэсирләр вакыты! Җәй-ял итү, күңел ачу, мавыктыргыч сәяхәтләр өчен бәхетле һәм күңелле вакыт, бу сәламәтлекне ныгыту ,ел дәвамында көч җыю өчен иң уңайлы чор.
Курчаклар балалар уенчыклары буларак тарихи чорга кадәр барлыкка килгән. Формасы буенча алар шактый гади булып, кешеләрнең яки тереклекнең тышкы кыяфәтен сурәтләгәннәр.
Безнең милли бәйрәм Сабантуйны ат чабышысыз күз алдына китерү кыен, чөнки борынгы заманнардан ук татарларның тормышы, мәдәнияте атлар белән бәйле . Чабышларның Сабантуй программасының «кадагы» булуына гаҗәпләнәсе юк. Тамашачылар Сабантуйда ат чабышларын һәм җигелгән атлар парадын һәрвакыт зур түземсезлек белән көтә .8 июньдә Сабантуй бәйрәме кысаларында традицион ат чабышлары һәм атлар парады узды.Иштуган авыл җирлеге актив катнашты.
Иштуган мәдәният йорты белгечләре, укучылар белән берлектә, " Сугыш елы балаларын котлау"акциясен үткәрделәр.