Байлар Сабасында Индустриаль паркның II этабын төзү дәвам итә. Бүгенге көндә су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләрен, яңгыр канализациясен, электр һәм газ белән тәэмин итүне төзү эшләре башкарыла. Юл салына. үтәлеш -19%. "Мегаватт"ҖЧҖ подряд оешмасы.
Бүгенге көндә объектта керү төркемнәре урнаштырыла, эчке эшләр башкарыла, инженер системалары монтажлана, аз агымлы системалар монтажлана, лифт җиһазлары урнаштырыла, территория төзекләндерелә. Төзелеш-монтаж эшләре 91% ка тәмамланган. "Алтын Групп" ҖЧҖ подряд оешмасы.
Саба муниципаль районы Кызыл-Мишә авылы Ленин, Татарстан, Г.Тукай урамнарына МДФ программасы нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне “МДСУ Балтач” ҖЧҖ башкара.
"Татализинг" ТР ДУП генераль директоры урынбасары И.Н.Насыйров катнашында киңәшмә узды. киңәшмә барышында Байлар Сабасы шәһәр тибындагы индустриаль паркның икенче этабы һәм Шәмәрдән авылындагы "Рост" лицее бинасына капиталь ремонт каралды.
Тимершык авыл җирлеге буенча ремонт, төзекләндерү эшләре башкарылып тора. Тимершык авыл җирлегендә урнашкан уен майданчыкларына щепа җәю эшләре булып узды.
Саба муниципаль районы Башкарма комитетының "ТР ГУИС" ДКУ инфраструктура бүлеге башлыгы катнашында "Татарстан Республикасы торак пунктларында капиталь ремонтланырга, реконструкцияләнергә һәм төзелергә тиешле халыкны эчәр су белән тәэмин итү" программасының проект-смета документациясен эшләү буенча "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Иштуган торак пунктында су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү"объекты буенча киңәшмә узды
Быел республика программасы кысаларында Саба муниципаль районының Яңа Мичән авылында мәдәният йорты ремонтланды.
Мәдәният йорты бинасы бер катлы, гомуми мәйданы 444 квадрат метр.
Объектта комплекслы капиталь ремонт ясалган: инженерлык челтәрләре ремонтланган, электромонтаж эшләре, бизәү эшләре башкарылган, бинаның фасады, керү урыны ремонтланган, төзекләндерү эшләре башкарылган.
Авыл мәдәният йортында яңа җиһазлар һәм технологик җайланмалар бар.
Байлар Сабасы Тынычлык урамында төзелә торган яңа күпфатирлы йорт территориясен төзекләндерү эшләре бара. Керү юлы, машина кую урыны һәм тротуар төзелеше буенча эшләр алып барыла.
Мичәнбаш авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Дәүләт программасының "Авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү" Федераль проекты буенча юл төзи башладылар. Бүгенге көндә нигезне әзерләү эшләре бара, аның артыннан асфальт-бетон җәеләчәк. "МДСУ-1"ҖЧҖ подряд оешмасы.
Саба муниципаль районында ГИСУ директоры Хафизов Инар Фәнил улы Төзелеш һәм капремонт объектларын карап чыкты. Күчмә киңәшмәдә Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы, ГИСУ директоры урынбасары Идрисов Айдар Ингел улы, подряд һәм субподряд оешмалары вәкилләре катнашты.