Кече Шыңар авылында Кооператив урамында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча торак төзелеше дәвам итә. Төзелеш эшләрен Саба районы РСУ идарәсе башкара.
Бүген Түбән Шытсу авылында үзара салым хисабына юл ремонты башланды. Ремонт күләме 3305 кв.м тәшкил итә. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башкарыла. Ремонт эшләрен "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
16 июльдә Саба районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы эш төркеме белән «Саба РҮХ»ДАССУ каршындагы кан тамырлары үзәге төзелешендә булды. Төзелеш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Олы Арташ авылында спорт мәйданчыгы төзелеше тәмамланып килә. Эшне ҖЧҖ "ПМК 159" подряд оешмасы башкара.
Эзмә авылында 80 гә 20 программасы буенча йорт салына башлады
Мичән авыл җирлеге Мичән төп мәктәбе биләмәсендә спорт мәйданчыгында эш дәвам итә
Мингәр авылының урамнарында Республика программасы нигезендә иске су үткәргечне яңага алыштыру эшләре алып барыла.