13 нче сентябрь көнне, "Яшьлек" яшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары балалар өчен "Көзге букет" мастер-классы үткәрделәр.
12 сентябрьдә Саба районы «Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре Бөгелмәдә «Медиа НавеСеле» Аграр яшьләр берләшмәсенең зона чарасында катнаштылар.
Саба районы активистлары Әлмәттә «Иҗат остаханәсе» Аграр яшьләр берләшмәсенең зона чарасында катнаштылар.
«Саба-Арена» спорт мәктәбе территориясендә яратып һәм тырышып утыртылган чәчәкләр, һичшиксез, спорт мәктәбе, парк территориясен бизәде һәм җәй көне генә түгел, көзен дә аларның чәчәк атуына соклана алачак. Барлык кунаклар да чәчәкләргә сокланудан туктамый. Алар безнең мәктәпкә, паркка йөргәндә, аларның күзләре соклану һәм илһам белән тула. Безнең парк үсемлекләр турында күп нәрсә белергә, төрле табигый күренешләрне күзәтергә мөмкинлек бирә торган урынга әйләнде. Шундый тугрылык һәм мавыгу белән утыртылган чәчәкләр матурлык чыганагына гына түгел, ә мәхәббәт һәм хезмәт символына да әверелде. «Саба-Арена» спорт мәктәбе тирәсендәге территория- чын җәннәт, анда тынычлык һәм гармония табарга мөмкин.
11 нче сентябрь көнне, "Яшьлек"яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары, балалар белән " Ут дус та, дошман да" дигән уен программасы үткәрделәр.
10 сентябрь көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре Әгерҗе шәһәрендә, "Авылның яшь идарәчеләре" стратегик сессиясендә катнаштылар.
10 нчы сентябрь көнне, Саба районы "Миңгәр" ял итү комплексында, "Гаилә коды:сәламәтлек турында" сессиясе башланды.
Саба районы "Сабалетта" җыелма командасы, " Әйдә шаяРТ" татар КВН лигасының 1/4 финалына үтте.
МБУ ФОК «Йөзү бассейны -Саба» хезмәткәрләренә ГТО билгеләре тапшырылды.
Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды. Шәхси ярышларда район спортчылары җиңү яулады :
1 🥇 Динара Нартова белән хатын-кыз парында (Казан)
4 🥉 Динара һәм Павел ялгыз разрядта, Динара һәм Хайём катнаш разрядта, Павел белән Васильченкова (Казан) шулай ук катнаш разрядта.
Котлыйбыз 🎉 алга таба уңышлар !🎉