2025 елның 20сеннән 23 майга кадәр Әлмәт шәһәрендә бадминтон буенча "Ак барс кубогы - Крылья" бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды. Анда Россиянең 4 төбәгеннән 283 спортчы катнашты. 934 уен уйналды. Ярыш "ике йолдыз"лы. Саба районы шәкертләре, "Саба-Арена" спортчылары ялгыз һәм парлы разрядларда 14 медаль яуладылар һәм бик яхшы чыгыш ясадылар. 1 урын - Зәйниев Айназ (17яшькә кадәр) 1 урын - Сафина Элина - Фәйзуллина Ника (13 яшькә кадәр) 2 урын - Зәйниев Айназ - Федоров Данила (Алексеевск районы, 19 яшькә кадәр) 2 урын - Зәйниев Айназ - Леонтьева Екатерина (Әлки районы, 17 яшькә кадәр) 2 урын - Рәхимов Адель (13 яшькә кадәр) 2 урын - Рәхимов Адель - Идрисов Нияз (13 яшькә кадәр) 3 урын - Сафин Зиннәтулла (11 яшькә кадәр) 3 урын - Сафина Элина (13 яшькә кадәр) 3 урын - Идрисов Нияз (13 яшькә кадәр) 3 урын - Сафиуллин Рөстәм (13 яшькә кадәр) 3 урын - Сафиуллин Рөстәм - Русских Всеволод, (13 яшькә кадәр) 3 урын - Сафиуллин Рөстәм - Будилина Кира (Әлмәт, 13 яшькә кадәр) 3 урын - Рәхимов Адель - Шәйхуллова Элина (Әлмәт, 13 яшькә кадәр). Балаларны, ата-аналарны, тренер Зарипов Г.Х. уңышлы чыгыш белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт уңышлары телибез. Шулай ук тренер һәм ата-аналар исеменнән Рәис Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә Саба районы җитәкчелеген бөтенроссия ярышларына спортчыларга йөрү мөмкинлеге биргэн өчен дә рэхмэт белдерэбез.
Бүген 2025 елның 26 маенда «Саба-Арена» спорт мәктәбендә «Агымдагы тренировка елында спорт төрләре буенча спорт әзерлеге программаларын үтәү буенча спорт мәктәбенең алгарышы» темасына педагогик совет узды. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды: 1. Спорт төрләре буенча программаларның үтәлешен бәяләү. 2. Квалификация таләпләрен тормышка ашыру, разрядлар бирү. 3. Спортчыларны киләсе елга күчерү һәм әзерлек этабы. 4. Җәйге җыеннарны әзерләү һәм оештыру, җәйге чорга мәктәп эше. 5. Спорт мәктәбе имиджы уңышлы педагогик эшчәнлекнең нигезе. 6. Төрлелэр. Район, республика спорт тормышын үстерүгә зур өлеш керткән тренер-укытучыларны ОДМСНЫҢ лаеклы рәхмәт хатлары белән бүләклэдек. Педагогик советта традицион рәвештә узган уку-күнекмә елына нәтиҗә ясадылар, үсеш нокталарын билгеләделәр һәм яңа уку-күнекмә елына максатлар куйдылар. Һәр бүлекчәнең эшенә җентекле анализ ясалды.
"Яшьлек" яшьләр үзәге Алдынгылар белән очрашты.
Адыгеядә стендка ату буенча Россия команда чемпионаты һәм Бөтенроссия ярышлары тәмамланды
Хезмәт коллективларының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль район чемпионаты (район этабы)
Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Владиславович Лулаков Байлар Сабасында булды.
Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә һәм Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 2025 елның 16 маендагы боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчыларына "оченче спорт разряды" бирелде: - Камальдинов Айдар -дисциплина шахматы, (тренер-укытучысы Мөхәммәтова Сиринә Раил Кызы); - Газизуллин Айдан -дисциплина шахматы, (тренер-укытучысы Мөхәммәтова Сиринә Раил Кызы) Айдар белән Айданны котлыйбыз, спорт осталыгыныңалга таба да үсүен телибез! Тормыш юлындагы киртәләрнеҗиңел генә үтеп, мөмкин кадәр күбрәк югары нәтиҗәләргәирешеп, һәрвакыт җиңүле юнәлештә барырга телибез! Тренерларына сәламәтлек, илһам һәм мотивация телибез!