“Яшьлек” яшьләр үзәге белгечләре,тренер Хуснутдинов Ильназ Ханиф улы белән берлектә, балалар һәм яшьусмерләр Бөтендөнья “Ак ромашкалар” акциясе уздырдылар.
2025 елның 20 - 22 мартында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының 13 һәм 17 яшькә кадәрге команда беренчелеге узды. 20 март көнне Айназ Зәйниев, Инсаф Ибәтуллин, Рәсүл Галимуллин, Камилла Баһманова һәм Ралина Гобәйдуллина составындагы Саба районы командасы республикабызның 15 районы арасында медаль өчен көрәште. Балык Бистәсе, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Алексеевск командалары белән каты көрәшкәннән соң, безнең команда 6 урынны яулады. Саба районы командасы 13 яшькә кадәр 17 команда арасында көмеш медаль яулады, бары тик Казанны гына оттырды. Команда составы: Идрисов Нияз, Рәхимов Адель, Сафиуллин Рөстәм, Сафина Элина, Хәбибуллина Наргиза. 22 - 23 мартта шәхси разрядларда Татарстан Республикасы беренчелеге узды, анда безнең спортчылар 11 медаль яулады. 1 урын - Зәйниев Айназ 1 урын - Зәйниев Айназ - Фёдоров Данила (Алексеевск) 1 урын - Сафина Элина - Фәйзуллина Ник (Яр Чаллы) 2 урын - Сафина Элина 2 урын - Идрисов Нияз - Сафина Элина 3 урын - Сафиуллин Рөстәм 3 урын - Сафиуллин Рөстәм - Будилина Кира (Әлмәт) 3 урын - Рәхимов Адель - Шәйхуллова Элина (Әлмәт) 3 урын - Идрисов Нияз - Рәхимов Адель Балаларны, ата-аналарны, тренер Г.Х. Зариповны бик яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм Россия беренчелегендә уңышлы чыгыш ясауны телибез
Бүген 22 нче март көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге Шәмәрдән авыл җирлеге белән берлектә, хезмәт коллективлары арасында чаңгы эстафетасы уздырды.
Бүген, 22 нче март көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге кышкы чаңгы сезонын ябу тантанасын уздырды.
.jpg)
2025 елның 1-6 апрелендә Байлар Сабасы (Татарстан Республикасы) ПОДА РОССИЯ ЧЕМПИОНАТЫ (ДИСЦИПЛИНА ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ) ярышлары узачак.
1 апрель – килү көне, 2-5 апрель – уен көннәре, 6 сы -китү көне.
Утырыш урыны- «Саба-Арена» спорт мәктәбенең залы (Татарстан Республикасы, пгт. Байлар Сабасы, Муса Җәлил урамы, 3 нче йорт).
Ярышларның баш судьясы - Борисова Ирина Владимировна, ВК.
Катнашу өчен алдан гаризаларны 2025 елның 30 марттан да соңга калмыйча borisovatver@mail.ru электрон адреска җибәрергә.
Яшәү турында мәгълүмат
«Колос» кунакханәсе +7 (84362) 2-53-83
Аграр колледж кунакханәсе +7 (960) 038-26-00
«Лесная сказка» кунакханәсе +7 (927) 430-90-91
«Нур» кунакханәсе +7 (965) 590 08 66
Туклану:
Ничек барып җитәргә
Казаннан «Восточный» вокзалы (88432593037) - 04:00; 12:30, 18:00, шофер 89625442563
19 нчы март көнне, районыбыздагы хезмәт коллективларының ир- ат командалары арасында, волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының зона уеннары тәмамланды.
Спортинг- компакт буенча, Ватанны саклаучылар елына багышланган Татарстан Республикасы ачык кубогының 2 нче этабы
"Яшьлек" яшьләр үзәге, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты вәкилләре белән Саба муниципаль районы белем бирү учрежденияләрендә очрашулар оештырды.
Бүген , 18 мартта, «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре ,балалар белән, Кырымның Россиягә кушылу көненә багышланган әңгәмә үткәрделәр.