2020 нчы елның 8 нче август көннендә Песчаный бистәсенең “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты. “А” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Мингараев Камил 2 урынны алды. “С” категориясендә Халиков Ильяс (“Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы) 1 нче урынга лаек булды. Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.
2020 нче елның 7 нче август көнендә Тәтешнең стендлы ату үзәгендә “Татарстан Республикасы кубогының 2 нче этабы” булып узды. Ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары да көч сынашты. “Хатын-кызлар” категориясендә 3 нче урынга Гарипова Алия лаек булды (тренеры Алексеев Юрий Владимирович). Алияне уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз.
2020 нчы елның 8 нче август көннендә Песчаный бистәсенең “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды.
2020 елның 8 августында Байлар Сабасы ш.т. б. «Аргамак» картодромында картинг буенча традицион ярышлар тәмамланды.
30 июль көнне Байлар Сабасында урнашкан «Олимп» стадионында пенсионерлар арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары булып узды (Байлар Сабасы зонасы).
2020 елның 22-26 июлендә Саба районында " Аргамак "картадромында Идел буе һәм Урал федераль округлары чемпионаты һәм Беренчелеге, РФ - Урал һәм Идел буе академиясе, Урал һәм Идел буе федераль округлары федерацияләре Кубогы узды. Идел буе һәм Урал федераль округлары чемпионаты һәм Беренчелеге 2 нче этап. РФ академиясе-Урал һәм Идел буе, 2 нче этап".
17-18 июль көннәрендә Байлар Сабасының "Аргамак" картодромында KZ2 һәм Ротакс Макс классларында 14 нче ТР Чемпионаты; Мини, Супер-Мини, Ротакс Макс-Юниор классларында 14 нче ТР Беренчелеге; Восход классында 21 нче ТР Кубогы; Стриж, пилот, 125 классларында Казан шәһәренең 35 нче ачык Чемпионаты узды.
Бүген, 12 июньдә, Россия Федерациясендә Россия көнен-милли бәйрәмне билгеләп үтәләр. «Гражданлык сәгате» республика проекты кысаларында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге белән берлектә 14 яше тулган гражданнарга Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан паспортлар тапшыру оештырылды. Тапшыру санитар-эпидемиологик нормаларның барлык кагыйдәләрен үтәү белән узды. Саба муниципаль районының 13 кешесе Россия Федерациясе гражданы паспортларын алды. Кунаклар аларга укуда һәм җәмәгать эшләрендә уңышлар теләделәр.
2020 елның 13-14 март көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы президенты кубогына конкур буенча ярышлар булып узды.
2020 елның 15 февралендә Лесхоз бистәсенең «Нарат» боз сараенда Саба районының хоккей буенча 2020 сезон Чемпионатының финал этабы узды.