20 апрель көнне Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары ир-ат командалары арасында волейбол буенча чемпионат (Шәмәрдән зонасы) төгәлләнде. Чемпионат нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар ачыкланды һәм бүләкләнде.
1. Хөснетдинов Илназ (Яшьлек) .
2. Хәкимуллин Мөдәрис (ШЛПУМГ2) ;
3. Нигъмәтҗанов Артур (ЖД)
4. Минһаҗев Радик (ШЛПУМГ 1);
Командалар арасында чемпионат нәтиҗәләре:
1 урын-ЖД
2 урын-Яшьлек
3 урын - ШЛПУМГ1
4 урын - ШЛПУМГ2
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
19 нчы апрель көнне САБА-АРЕНА спорт мәктәбендә Җиңү көненә һәм цифрлаштыру елына багышланган 2011-2014 нче елгы малайлар һәм кызлар арасында фехтование буенча Саба муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларда 30дан артык спортчы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре:
Малайлар арасында:
1 урын-Кәримов Абдукәрим
2 урын-Садиков Зөлфәт
3 урын-Абдуллин Булат, Алиев Михаил
Кызлар арасында:
1 урын-Шәймәрданова Айсылу
2 урын-Фазлиева Амалия
3 урын-Фатхуллина Ильвина, Попова Альбина
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
2022 елның 17-18 апрель көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә фигуралы шуу буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы узды.
10 һәм 17 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча «Идел» Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелеге булып узды.
2022 елның 16-17 апрелендә Алабуга шәһәренең "Бердәм Россия" спорт комплексында Татарстан Республикасы Бадминтон өметләренең 2 этабы узды.
16 апрель көнне Саба-Арена спорт мәктәбендә Җиңү көненә һәм цифрлаштыру елына багышланган, 2007-2010 елгы малайлар һәм кызлар арасында фехтование буенча Саба муниципаль районы беренчелеге булып узды.
Саба районының волейбол буенча хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында чемпионаты дәвам итә.
Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә юнифайд-флорбол һәм юнифайд-бадминтон буенча спартакиада булып узды.
2022 елның 9-10 апрель көннәрендә «Сабантуй» спорткомплексында конкур буенча ярышлар узды.