ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 6 июль көнне, Байлар Сабасы ш. т. б. «Олимп» футбол кырында ирләр командалары арасында футбол буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары узды


saby.tatarstan.ru

4
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра.


saby.tatarstan.ru

30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 нче елның 4 нче июлендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионаты старт ала.


saby.tatarstan.ru

28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

2022 нче елның 25 июнь көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә  спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды.


saby.tatarstan.ru

27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 25 июнендә "Саба Арена" спорт комплексында көрәш буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге узды. 27 илдән 200дән артык спортчы ир-атлар арасында 11 авырлык категориясендә һәм яшүсмерләр арасында 9 авырлык категориясендә дөнья чемпионы исеме өчен көрәште. Ир-атлар арасында тантаналы чаралар һәм финаллар шул ук көнне кич белән Мингәр авылының традицион ачык мәйданчыгында узды.


saby.tatarstan.ru

26 июньдә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгының муниципаль районнардагы яшьләр сәясәте учреждениеләрендәге грант конкурсына һәм физик затлар өчен грантлар конкурсына йомгак ясалды. Яшьләр сәясәте учреждениеләре арасында грантлар конкурсында Саба районы "Яшьлек" яшьләр үзәге "PROFФЕСТ" проекты җиңде. Физик затлар арасында 2 проект грант ярдәме алачак. Грант ярдәменең гомуми суммасы 1 063 950 сум тәшкил итәчәк.


saby.tatarstan.ru

25
июнь, 2022 ел
шимбә

25 июнь көнне Байлар Сабасының "Олимп" стадионында Яшьләр көненә багышланган район ярышлары узды. Район Башкарма комитеты Җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары-Саба муниципаль районының инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Котдусов Илнур Илдус улы һәм Саба районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы районның иң актив яшьләрен рәхмәт хатлары һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр. Ярышлар түбәндәге спорт төрләре буенча узды: пневматик коралдан ату, эстафета, йөгерү, пляж волейболы, пляж футболы, городки, гер күтәрү, аркан тарту. Призлы урыннар алучылар акчалата призлар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Шулай ук яшь кешеләр ГТО нормативларын да тапшыра алдылар.


saby.tatarstan.ru

22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

2022  нче елның  16-17 нче июнь көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбе базасында  конкур буенча ярышлар булып узды.. 


saby.tatarstan.ru

21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 18 июнендә Казан ипподромында "Сабантуй-2022"призына ат чабышлары узды. Ярышларда Саба районыннан Гарипов Илнарның Иск РТ исемле аты катнашты. Жокей-Каппушев Магомет. Ат чабышы нәтиҗәләре буенча Иск РТ җиңүче булды. Җиңүегез белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Саба районының "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Ибраһимов Марсель ЦСКА командасы составында 2021-2022 сезонда Гагарин кубогына ия булды. 19 июнь көнне Марсель Гагарин Кубогы белән Саба районында булды. "Нарат" спорт комплексы" нда  хоккей буенча Гагарин Кубогын хөрмәтләүгә багышланган ярышлар узды. Уеннардан соң Марсель Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" лагерына һәм "Тургай" приютына юнәлде. Балалар Кубок һәм аның иясе белән фотога төштеләр. Аннары алар "Олимп" стадионына юл тотты, анда да аларны шатлык белән каршы алдылар. Ибраһимов Марсель белән горурланабыз, аңа киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез.


saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International