ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

26 нчы июнь халыкара наркомания белән көрәш көне. "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре бу уңайдан профилактик чара үткәрде. Акция барышында наркоманияга каршы чакырып буклетлар таратылды.

Тэги: ОДМС Яшьлек Шеморданское СП
saby.tatarstan.ru

Сабантуй татарларда иң яраткан һәм киң таралган халык бәйрәме булып санала. Сабантуй йоласы нигезендә бүләкләр җыю ята. Өстәвенә, "бирнә жыючы", "сөлге җыючы" дип аталган егетләрнең бүләкләр җыюы бәйрәмнең үзенчәлекле күренеше булып тора. Бүген «Саба - Арена», «Сабантуй» һәм «Саба» йөзү бассейны» хезмәткәрләре  бу йоланы башкардылар.

 

Җырлар кабат яңгырады

Халык җырла һәм бие.

Ишегалдында халык бәйрәме-

Безнең күңелле Сабантуй!

Сабантуй-язгы бәйрәм,

Дуслык һәм Хезмәт бәйрәме.

Җырла, уйна һәм кычкырып көл,

Һәм шатланып бие!

Кырлар өстендә күңел ачу тавышы,

Күңел ач, батыр, шатлан!

Барлык халыкларга да шатлык бирә

Данлы Сабантуй бәйрәме.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

Бүген «Саба-Арена» спорт мәктәбе базасында өстәл теннисы буенча малайлар һәм кызлар арасында төркем беренчелеге узды. Ярышларда 20дән артык спортчы катнашты.

 

Яшь теннисчылар арасында урыннар түбәндәгечә бүленгән:

   Малайлар: 1 ур- Газетдинов Бәхтияр, 2 ур- Биктимиров Әлим, 3 ур- Билалов Дамир.

   10 яшькә кадәрге малайлар: 1 ур- Исмәгыйлев Сәлим, 2 ур-  Тимергалиев Илшат, 3 ур-  Мөхәммәдияров Данияр.

    Кызлар: 1 ур-  Әхмәтова Рамилә, 2 ур- Кашапова Зарина, 3 ур-  Гайнуллина Азалия.

   12 яшькә кадәрге кызлар: 1 ур-  Шигабиева Диләрә, 2 ур- Сафина Аделия, 3 ур- Әхмәтҗанова Алина.

    9 яшькә кадәрге кызлар: 1 ур-  Тимергалиева Руфина, 2 ур- Тимергалиева Ясмина, 3 ур- Назмутдинова Сумая.

 Ихтыяр көче һәм җиңүгә омтылышы өчен түбәндәге спортчылар билгеләнде: Хәбибуллина Әдилә, Сафронов Эмиль һәм Исмәгыйлева Гөлназ.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар татлы призлар һәм тиешле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнделәр.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

. Байлар Сабасы

2023 елның 13-17 июнендә Байлар Сабасы (Татарстан Республикасы) БӨТЕНРОССИЯ СПОРТ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ПРИЗЛАРЫНА БӨТЕНРОССИЯ БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДАГЫ АЧЫК ЯРЫШЛАР (ДИСЦИПЛИНА ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ) ярышлары узачак.

13 июнь – килү көне, 12-16 июнь – уен көннәре, 17 нче-китү көне.

Утырыш урыны- «Саба-Арена» спорт мәктәбенең залы (Татарстан Республикасы, пгт. Байлар Сабасы, Муса Җәлил урамы, 3 нче йорт).

Ярышларның баш судьясы - Рожкова Анна, ВК, баш секретарь Елагин Юрий Николаевич, ВК (Казан).

Катнашу өчен алдан гаризаларны 2023 елның 10 июннэн дэ соңга калмыйча saba_arena@mail.ru электрон адреска җибәрергә.

Яшәү турында мәгълүмат

"Колос" кунакханәсе 88436225383, 650 сум һәм аннан да күбрәк.

Нур (Алимас) 89393650896, 650 сум һәм аннан да күбрәк.

Көллият (Раил) 89600382600, 500 сум.

Урман әкияте (Рифкать) 89274309091, 800 сум һәм аннан да күбрәк.

Туклану:

Янәшәдә берничә кафе бар, туклану очен  заказ бирергә һәм тукланырга факт буенча урында. 14-16. 04 МБУ «САБА-АРЕНА» кафесы эшләячәк.

Ничек барып җитәргә

Казаннан «Восточный» вокзалы (88432593037) - 04:00; 12:30, 18:00, шофер 89625442563

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар
saby.tatarstan.ru

Бүген, 04 июньдә, «Саба-Арена» УСК-сында өстәл теннисы буенча традицион якшәмбе лигасындп туган көн ияләреннән татлы призлар җиңүчеләрен һәм призерларын таптылар. 

Икенче лигада өченче урынны Шәмәрдән «Яшьлек» дуэты Зарипов-Сиразиев алды. Икенче урынга «Татарстан» (Саба) дуэты Альяна Әхмәтҗанова-Диләрә Шигабиева күтәрелде. «Гимназия» дуэты Кашапова Зарина-Залия Гайнуллина җиңүче булды.

Беренче лигада өченче урынны «Сабабаш» дуэты Богданов Владимир-Нияз Шаманов,  икенче урын Раил Галиакберов һәм Батыршина Динә. Турнирның җиңүчесе булып «Килдебәк» дуэты Данис Әхмәтҗанов-Искәндәр Хөсәенов танылды.

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

2
июнь, 2023 ел
җомга

1 нче июнь - халык-ара балаларны яклау көне.
Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Икшермә авылында урнашкан "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта булып, анда тәрбияләнүче балаларга бәйрәм оештырдылар. Балалар белән спорт һәм экологик уеннар оештырылды, асфальтта рәсем ясалды. Бәйрәм ахырында балаларның бөтенесенә дә бүләкләр өләшенде.

Тэги: ОДМС Яшьлек
saby.tatarstan.ru

1 нче июнь конне, "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре Сабантуйга Бирнә җыярга чыкты. Алар әлеге чараны зур бәйрәмгә әйләндерде. Халык рәхәтләнеп биеде, җырлады, күңел ачты. Тамашалар Сабантуй бәйрәмендә дәвам итәр дип ышанабыз.

Тэги: ОДМС Яшьлек Шеморданское СП
saby.tatarstan.ru

1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 1 нче июнь, , балаларны яклау көне уңаеннан, “Яшьлек” яшьләр үзәге җиңел атлетика ярышы үткәрде. Ярышта барлыгы 250 дән артык бала катнашты. Шуларның 95 е мәктәпкәчә яшьтәгеләр.
Бәйрәмне Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улы һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Маканов Динар Каршигай улы башлап җибәрде.
Ярышта катнашкан мәктәпкәчә яшьтәге һәр балага истәлекле бүләкләр һәм призлы урын алучы балаларга диплом белән акчалата бүләк тапшырылды.

Тэги: ОДМС Яшьлек Шеморданское СП
saby.tatarstan.ru

31нче май көнне, Саба муниципаль районы волейбол Федерациясе һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге,районыбызның 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атлары һәм хатын-кызлары өчен волейбол турниры үткәрде.
Турнирны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы волейбол Федерациясе председателе Ф.Т. Валиев ачып, командаларга уңышлар теләде.
Хатын-кызлар арасында 2, ир-атлар арасында 4 команда каташты. Хатын- кызлар ярышында беренче урынны “Саба җыелма” командасы, икенче урынны “Шәмәрдән” командасы яулады. Ир-атлар арасында беренче урынга “Шәмәрдән”, икенче урынга “Сабагаз”, өченче урынга “Мичән”, дүртенче нче урынга “Ветераннар” командасы лаек булды.

Тэги: ОДМС Яшьлек
saby.tatarstan.ru

31
май, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген 30 майда Саба-Арена спорт мәктәбендә 2013 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында балаларны яклау көненә багышланган рапирада фехтование буенча шәхси-команда ачык турниры узды. Ярышларда Саба муниципаль районыннан һәм Казан шәһәреннән 20дән артык спортчы катнашты. 

Ярыш нәтиҗәләре 

Шәхси разряд:

1 урын - Гимазова С. (Казан)

2 урын - Шәймәрданова А. (Б. Сабасы)

3 урын-Хафизова Д., Исмәгыйлева С. (Казан)

Команда разряды:

1 урын - Исакова Р., Ибәтова А., Сибгатуллина З. (Казан)

2 урын-Шәймәрданова А., Ганиева Н. (Б. Сабасы), Лозицкая Д. (Казан)

3 урын-Әхмәтҗанова А. (Б. Сабасы), Гыймазова С., Михайлова Р. (Казан)

Барыбызга да уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International