22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында " Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" указы нигезендә гамәлгә куелган.
2023 елның 18-20 августында Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең Е.Л.Шафранов исемендәге "Аргамак" картодромында картинг буенча РАФ Кубогының 5 этабы Ротакс Макс-2023 сериясе узды.
Бүген ,22 нче август, Россия Федерациясе флагы көне. Бу уңайдан Саба районы "Яшьлек " яшьләр үзәге волонтерлары велосипед белән флешмоб оештырды. Алар шулай ук Россия флагы төсендәге триколор ленталар, сувенирлар өләште.
22 августта Саба муниципаль районының «Саба-Арена» спорт мәктәбенең зур залында Россия триколоры көненә багышланган бәйрәм узды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагын күрсәтүдән башланды. Россия һәм Татарстан Республикасы гимны яңгырады. Мәктәптә Дәүләт флагы көнен Зарипова Ләйсән флешмобы белән каршы алдылар.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне 1994 елда РФ Президенты Указы белән билгеләнгән һәм 22 августта билгеләп үтелә. Бәйрәм Россиянең яңадан торгызылган флагына дәүләт триколорына багышланган.
Дәүләт флагы-теләсә кайсы илнең әһәмиятле символы, безнең Россия өчен ышанырга, җиңәргә һәм горурлык кичерергә ярдәм итүче символ! Флаг-буыннарны хөрмәт итү һәм дәвам итү символы һәм көннән-көн горурланып, һәркемгә безнең державаның көчле булуын аңлатсын.
"Лента триколора" бөтенроссия акциясе.
22 августта Россиядә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бүген "Яшьлек" МБУ активистлары һәм волонтерлары өч төстәге тасмалар тараттылар.
Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
Бүген Санкт-Петербургта 19-21 август көннәрендә узган өстәл теннисы буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды.
Ярышларда Казан, Түбән Новгород, Ырымбур, Мәскәү, Ярославль, Архангельск, Саратов һәм башка шәһәрләрдән 50дән артык спортчы катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре:
🏓Шәхси разряд:
Фәйзетдинова С. - 2 урын (8-10 кл)
Ищенко Е. - 3 урын🥉(8-10 кл)
Гороховатченко Г. - 2 урын (6-7 кл)
🏓парлы разряд:
Фәйзетдинова С./Ищенко Е. -3 урын 🥉 🥉
🏓абсолют беренчелек:
Ищенко Е. - 3 урын🥉
«Яшьләр вакыты» Бөтенроссия яшьләр премиясе төрле оешмаларны, өлкәнең лидерларын, хезмәткәрләрне, яшьләр сәясәте өлкәсендә җитәкчеләрне һәм командаларны, коммерциячел оешмаларны, яшьләр массакүләм мәгълүмат чараларын, блогерларны бүләкләү өчен булдырылды, аларның эшчәнлеге яшьләргә юнәлдерелгән.
Санкт-Петербург шәһәренең «Олимпиец» спорт-ату клубында «трап» һәм «скит» дисциплиналарында стендка ату буенча Россия Кубогының 7 нче этабы тәмамланды.
ТР Яшьләр эшләре министрлыгы 4 ярдәм чарасын гамәлгә ашыра. Программада республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 18 яшьтән килгән яшьләр катнаша ала.