2024 елның 29-31 март көннәрендә Казан шәһәренең Мирный бистәсендә 2009-2012 нчы елларда туган егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча ярышлар узды.
Бүген, 4 апрель көнне, МБГУ шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең 5 сыйныф укучылары "ГТОның алтын билгесе" квест-уенында катнаштылар.
2024 елның 28-29 март көннәрендә “Ямьле” яр буенда «Сабантуй» спорт мәктәбененең биатлон түгәрәгенә йөрүче балалар арасында беренчелек булып узды. Ярышлар егетләр һәм кызлар арасында дүрт категориядә үткәрелде: 2014-2016, 2012-2013 елгы, 2010-2011 елгы, 2008-2009 елгылар.
29.03-01.04.2024 Махачкала шәһәрендә ир – атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча ПОДА Дагыстан Республикасы Мөфтие Шейх Әхмәд Әфәнде Абдулаев призына бөтенроссия ярышлары узды. Безнең мәктәп спортчысы Раил Галиакберов Свердловск өлкәсеннән Топорков белән парлы разрядта 2 урынны алды. Котлыйбыз, алга таба уңышлар!
29-30 март көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан, Алабуга, Нурлат, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.
Ярышлар Казанның «Хезмәт резервлары» стадионы базасында узды. Аларда Татарстан Республикасының күпчелек шәһәрләре һәм районнары катнашты.
31 март көнне, Саба муниципаль районы җыелма командасы Татарстан Республикасы халкы арасында ГТО Кышкы фестивале ярышларында 3 урынны яулаган өчен диплом һәм кубок белән бүләкләнде!
РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, "Мактау билгесе", "Октябрь революциясе” орденнары кавалеры Н.М.Миңнеханов истәлегенә багышланган 2014-2015 елгы малайлар һәм кызлар арасында тиз шахмат буенча беренче республика шәхси-команда турниры тәмамланды. Безнең мәктәп укучылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. 1 нче урын алдылар. И.И. Низамиев һәм А. Газизуллин 1 нче урынны алдылар. Команда составында МБОУ ,, Гимназия һ.б. укучылары: Маликова А. (2Б), Шакирова М. (2Г.), Низамиев Й. (2А), Газизуллин А. (2Б). Җиңүчеләрне һәм аларның тренерларын югары нәтиҗәләр өчен котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
28 мартта РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Н.М. Миңнеханов истәлегенә балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында тиз шахмат буенча районара турнир узды. "Саба-Арена ” укучылары актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Кызлар арасында Степанова Адилә - 1 урын, Батталова Алинә - 2 урын, Заһидуллина Замира-3 урын. Малайлар арасында: Вахитов Бәхтияр - 1 урын, Абдуллин Ибраһим - 2 урын, Давлиев Ислам - 3 урын. Иң яшь катнашучы номинациядә җиңүче булып Мөхәммәтов Ильяс танылды. Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны уңышлы чыгыш белән котлыйбыз һәм алга таба яңа җиңүләр телибез!