ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты: Саба районының «Яшьлек» командасы - көмеш призерлар!


saby.tatarstan.ru

2026 елның 29 мартында «Саба-Арена" спорт мәктәбе базасында «ТР Бадминтон өметләре - 2026"ның 2 турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан 70 спортчы катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпион һәм призер булды:
2014 - 2015 елгы, малайлар:
1 урын-Шаһиев Айзат (Саба)
2 урын-Закиров Самир (Саба)
3 урын - Шәймәрданов Азамат, Сафин Раяз (икесе дә Саба)
2014 - 2015 елгы, кызлар:
1 урын-Гыйләҗиева Мәдинә (Теләче)
2 урын-Әхтәмова Алия (Кукмара)
3 урын - Гаптелвәлиева Айлина (Саба), Киляева Сафина (Кукмара).
2016 елда туган һәм кечерәк, малайлар:
1 урын-Вәлиуллин Булат (Теләче)
2 урын-Мөхәммәтшин Ислам (Саба) 
3 урын - Мөбәрәков Илдан (Саба), Гайфиев Булат (Кукмара)
2016 елда туган һәм кечерәк, кызлар:
1 урын-Хаҗиева Әмилә (Кукмара)
2 урын-Җәләлиева Дилә (Теләче)
3 урын - Әхтәмова Гүзәл, Закирова Ләйлә (икесе дә Кукмара).
 Чемпионнарны, призерларны, тренерларны, ата - аналарны котлыйбыз һәм 2026 елның 11-12 апрелендә Казанда узачак республика турында, киләчәктә дә уңышлар телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

30
март, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 28 март көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2013 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча ачык турнир  булып узды.  Ярышта барлыгы 5 команда катнашты: Кукмара, Буа, Алабуга шәһәрләреннән һәм “Сабантуй” спорт мәктәбеннән 2 команда.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба
saby.tatarstan.ru

27-29 март көннәрендә Казан шәһәренең "Бокс һәм өстәл теннисы үзәге" спорт комплексында өстәл теннисы буенча  14 яшькә кадәрге  егетләр һәм кызлар арасында "Татарстан Республикасы  өметләре"  төбәкара ярышлары узды.
Ярышларда Россия Федерациясенең 21 субъектыннан 295 спортчы катнашты. Ярыш йомгаклары буенча: Илсаф Латыйпов 1 урын-авыл җирлеге зачеты,3 урын-гомуми зачет.
Раян Йосыпов 2 урын-авыл җирлеге зачеты.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

        Бу елның 29 мартында УСК«Саба-Арена»да  «Трейд металл» ҖЧҖ «Сәида»дан чираттагы традицион «Мәрхәмәтлелек марафоны» узды.Супер финалда катнашучылар Халыкара хатын-кызлар көнен, «Саба-Арена» спорт мәктәбеннән «Нәүрүз» бәйрәмен, "Мәрхәмәтлелек марафонын"   «Трейд Металл» ҖЧҖ һәм «Саида» ҖЧҖ билгеләп үтте.  Хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта Исмаилова Динара җиңүче булды. Пьедесталның икенче баскычына Хәбибрахманова Зилә күтәрелде. Өченче баскычка Гороховатченко Галина менде. Ир-атлар арасында ялгыз разрядта җиңүне Даулиев Газиз бәйрәм итте.Икенче баскычка Вәлиуллин Әлфис менде. Өченче урында-Вилданов Камил. Призерлар һәм җиңүчеләр «Тибхар» компаниясеннән 1 урын өчен 15000,  2 урын-10000, 3 урын өчен 5000 белән бүләкләнделәр. Барлыгы бүләк фонды иганәчеләрдән 60000с. тәшкил итте. Акчалата бүләкләүләр белән «Саба-Арена" спорт мәктәбе призерлары номинацияләнде.Беркем дә читтә калмады. (ОВЗ) сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортсменнар арасында: 3 урын-Энҗе Баһманова.2 урын Алсу Нигъмәтҗанова. 1 урын-Элина Шәйдуллина. 1 урын-Галиәкбәров Раил.2 урын- Богданов Владимир.3 урын-Шәфигуллин Фаил. ИН2 (Даун синдромы) җиңүчеләр Ләйсән Зарипова һәм Айдар Идрисов. Тренерлар составы, якшәмбе лигасында катнашучылар Саба -Арена спорт мәктәбенә,«Трейд металл» ҖЧҖ, «Саида» ҖЧҖ, иганәчеләренә рәхмәт белдерәләр

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

27
март, 2026 ел
җомга

"Әйдә шаяРТ" Татар КВН лигасында Саба районының яңа уңышлары!


saby.tatarstan.ru

26 март көнне Казанда узган СССРның атказанган тренеры В.В. Житлов истәлегенә фехтование буенча Бөтенроссия ярышларында 15 яшькә кадәрге кызлар арасында Татарстан җыелма командасы составында Фазлыева Амалия турнир җиңүчесе булды.
Уңышлы чыгыш белән котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

  22 - 25 мартта Казанда Бадминтон буенча "Канатлы Зилант" ярышлары узды, анда катнашучылар саны буенча рекорд куелды.

 Быел "Канатлы Зилант" яшүсмерләр ярышлары рекордлы санда катнашучыларны җыйды — 6 4 4   спортчы! Турнирның географиясе киң һәм Россиянең күп кенә төбәкләрен, шулай ук Беларусь кунакларын колачлый.

Катнашучы төбәкләр арасында:

 Россия Федерациясе 28 төбәк:Татарстан Республикасы, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Санкт-Петербур, Чуваш Республикасы, Башкортстан Республикасы, Саратов өлкәсе, Ленинград өлкәсе, Ярославль өлкәсе, Пермь  төбәге, Воронеж өлкәсе, Рязань өлкәсе, Краснодар төбәге, Тула өлкәсе, Приморье төбәге, Ульяновск өлкәсе, Ивановск өлкәсе,Орел өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Калуга өлкәсе, Архангельск өлкәсе, Самара өлкәсе, Ставрополь төбәге, Амур өлкәсе, Донецк Халык Республикасы, Беларусь Республикасы

Безнең мәктәп нәтиҗәләре:
Алтын-Зәйнеев Айназ 
Көмеш-Зәйнеев Айназ-Вебер Ярослав (Казан)
Бронза-Сафин Зиннәтулла 
Бронза-Сафин Зиннәтулла-Хуҗин Илдан
Тренерларга, катнашучыларга, ата-аналарга, җанатарларга рәхмәт белдерәбез. Сәламәтлек һәм алга таба җиңүләр телибез!

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

25
март, 2026 ел
чәршәмбе

14-15 март көннәрендә Базарлы Матак авылында ТР шәхси Кубогының 1 туры узды. Спортчылар 2011 нче һәм өлкәнрәк ( Б төркеме) һәм 2012 нче елгы  һәм яшьрәкләр категорияләрендә катнаштылар. В төркемендә Зәйнеев Айназ ир-атлар арасында парлы разрядта 1 урынны һәм катнаш парлы разрядта 1 урынны алды.201елгы  һәм аннан яшьрәкләр категориясендә ялгыз разрядта Әхмәтшина Камила 1 урынны , ир-атлар ялгыз разрядында Идрисов Нияз 3 урынны алды.Спортчыларны котлыйбыз һәм аларга алга таба да  уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

Кичә, 24 мартта, Казан ипподромы бинасында Татарстан Республикасы ат спорты федерациясенең йомгак ясау конференциясе булды.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International