10 нчы февраль көнне Саба урта мәктәбе базасында мәктәп укучылары арасында волейбол ярышы булып үтте.
Агымдагы уку елының 10-11 нче февраль көннәрендә Балык бистәсе районында Республикакүләм судомодельләштерү ярышлары булып узды.
2024 елны 8 февралендә “Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасында «Кече яшьтән музыкаль сәләт үстерүдә музыка фольклор чараларының роле»- дигән темага район музыка җитәкчеләре семинары булып узды.
2024 нче елның 8 нче февралендә Эзмә мәктәбе базасында физик тәрбия укытучылары өчен чаңгы темасына семинар үтте.
7нче февраль көнне Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре өчен укыту семинары үткәрелде.
1-5нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә җәмгыять белеме буенча олимпиаданың республика этабы үткәрелде.
3-5нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә узган татар мәктәпләре өчен әдәбият фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Саба районы укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте.
5 февраль көнне "Балалар иҗат үзәге" базасында тәрбия буенча директор киңәшчеләре өчен мастер - класс узды.
Саба «Бәләкәч» балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе 2024» республика конкурсының зона этабы узды.
Бүген, 2 нче февраль көнне, гимназия базасында "Җиңүчеләр законы: 100 баллга җитү серләре!» региональ акциясе үткәрелде.