2025 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасының Арча, Әтнә, Кукмара, Саба һәм Теләче муниципаль районнарының мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» республикакүләм спорт уеннары узды. «Арча» спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе базасында 25 балалар бакчасыннан 50 яшь спортчы җыелды.
Бүген Арча муниципаль районының "Арча" спорт мәктәбе" базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында "Күңелле стартлар" республика спорт уеннары узды.
Явлаштау урта мәктәбе укучылары быел да Бөтенроссия Алдынгылар хәрәкәте бүлекчәләре бәйгесендә катнашалар.
2025 нче елның 17-21 нче ноябрендә Саба муниципаль районының барлык мәгариф оешмаларында традицион «Көзге психология атналыгы» үткәрелә.
20 нче ноябрь – Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне. Саба муниципаль районы мәктәпләрендә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, суд приставлары хезмәте һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә чаралар узды, алар балигъ булмаганнарның хокуклары турында хәбәрдарлыкны арттыруга һәм хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән.
«Saba Balahoner» «Һөнәрләр шәһәре» проекты нигезендә, Шемәрдәннең 3нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар 2025-2026 нчы уку елында үткәреләсе чараларның эшчәнлеген башлап җибәрделәр.
20 ноябрь – Балаларның хокукларын яклау көне уңаеннан, Югары Симет мәктәбе укучыларына авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин Илгизәр Роберт улы чыгыш ясады. Ул укучыларга бала хокуклары турындагы Конвенция, аларның хокуклары турында сөйләде, туган сорауларга җавап бирде.
18нче ноябрь көнне МБМБУ Саба 1нче «Шатлык» балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен «Театральләштерелгән эшчәнлек аша балаларның сөйләм телен үстерү” темасына район семинары узды. Катнашучыларны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар сәламләде.
Олы Кибәче урта мәктәбе коллективы һәм укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр. Шул уңайдан, 18 ноябрь көнне мәктәптә «Хлеб - солдату!» акциясе узды. Без солдатларыбызга ярдәм итү өчен бөтен мәктәп белән көчебезне берләштереп, алар өчен сохари әзерләдек. Чөнки солдатларыбызга материаль ярдәм күрсәтү генә түгел, ә аларның сугышчан рухын күтәрү дә аеруча мөһим.
Олы Шыңар урта мәктәбе "Татарча диктант-2025" Бөтендөнья акциясендә катнашты. Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы мәртәбә уздырыла һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Диктант Каюм Насыйриның "Кабуснамә"хикәясеннән өзекләр буенча язылган.
Чарада 105 кеше катнашты. Иң өлкәненә 70 яшь ( Һадиева Фәнзилә Җәмил кызы), иң яшенә - 7 яшь ( Әхмәтов Айзат Айдар улы).