ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2026 ел
җомга

2 сыйныф укучылары педагог-оештыручы Ханова Алинә Илдус кызы белән берлектә мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар.

Балалар иң кадерле кешеләренә — әти-әниләренә, әби-бабайларына багышланган рәсемнәр буядылар. Аннары, фантазия һәм тырышлык күрсәтеп, бик матур кул эшләнмәләре иҗат иттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Бүгенге көн яхшы хәбәрләргә бик бай булды: районыбызның балалар бакчалары масштаблы конкурсларда үз эшләренең сыйфатын тагын бер кат күрсәттеләр. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

14
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

    14нче майда  Саба урта мәктәбе базасында яшь буын арасында куркынычсызлык, тискәре күренешләрне тәрбияләү һәм профилактикалау мәсьәләләренә багышланган ата-аналар өчен район форумы узды. Чара ата-аналарны, педагогларны, хакимият органнары вәкилләрен һәм балалар өчен имин һәм ярдәмчел мохит булдыруда кызыксынучы белгечләрне берләштерде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Мәктәп урманчылыгы ул - укучыларның укытучылар, урман хуҗалыгы белгечләре белән берлектә оештырылган экологик оешмасы. Иштуган урта мәктәбендә дә бу оешма нәтиҗәле генә эшләп килэ.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

12
май, 2026 ел
сишәмбе

Агач утырту традициясе – ул якты, матур һәм тирән мәгънәле гамәл. Бүген Эзмә урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп территориясендә яшь наратлар утырттылар. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

8
май, 2026 ел
җомга

Мәктәбебезнең хөрмәтле технология һәм рәсем дәресләре укытучысы Илгизәр Әминовичка 60 яшь тулу уңаеннан мәктәптә зур бәйрәм оештырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

7
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Симет урта мәктәбендә күңелле һәм матур кичә узды— түгәрәкләрнең отчет концерты булды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

6
май, 2026 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9, 11 сыйныф укучылары «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Җиңү көне, Бөек Ватан сугышы геройларына  рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән бөтен ил буйлап агачлар утыртыла.  Без чыгарылыш сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчеләре белән берлектә бу мөһим эшкә үз өлешләрен кертүләре белән горурланабыз. Алар утырткан агачлар үсеп, ныгып, ата-бабаларыбызның батырлыгын искә төшереп торсын!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

5
май, 2026 ел
сишәмбе

1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңү көне – календарьдагы гади саннар гына түгел. Бу – тынычлыкның кадерле бәясен, сынауларга бирешмәгән батырларның рухын һәм бу олы тарихны саклап, киләсе буыннарга тапшыручыларның саф хәтере.

Бәйрәм алдыннан Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә ветераннарга багышланган котлау открыткалары ясау буенча күңелле мастер-класслар үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

4
май, 2026 ел
дүшәмбе

"ОНИКС" мәгариф үзәгендә татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге узды. Әлеге чара быел аеруча мөһим, чөнки без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәбез. Тукай – безнең горурлыгыбыз, татар халкының моңлы күңеленең чагылышы. Ункөнлек кысаларында укучылар өчен төрле интеллектуаль уеннар, бәйгеләр, әдәби кичәләр, кызыклы тәнәфесләр, иҗади күргәзмәләр һәм “Татарча диктант” акциясе узды.  Укучылар татар теленең матурлыгын, байлыгын һәм тарихын тирәнрәк аңласыннар, бөек шагыйребезнең тормыш юлын һәм иҗатын киләчәк буыннарга җиткерүдә өлеш кертсеннәр өчен барлык шартлар да тудырылды.

Татар халкы – ул Тукайлы халык! Без һәрвакыт Тукайның иҗаты белән сугарылган, аның рухы белән яшәгән халык булып калачакбыз!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International