ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы  шәһәрендә Республикакүләм әти-әниләр комитеты “Тату сыйныф серләре” конкурсы үтте.Районыбыз  данын Саба гимназиясе әти-әниләр комитеты яклап, призёр дипломына ия булдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Мичән төп мәктәбендә “Төгәл фәннәр”  айлыгы үтә. Методик берләшмәдә математика, физика, информатика, химия, биология, география фәннәре берләшеп эшли.

 5 нче сыйныф укучылары “Юучы матдәләр, аларның үзлекләре, куллану кагыйдәләре” темасына проект эше башкардылар. Sorti, Persil порошогы, кер сабыны, табак–савыт юу өчен кулланылучы сыеклыкның үзлекләрен өйрәнеп, алар белән эшләгәндә, резин перчаткалар киеп эш итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Бу практик дәрес укытучы Әхмәдиева А.Р. җитәкчелегендә үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Район Балалар Иҗат  үзәгенең еллык эш планы нигезендә 30 нчы гыйнвар көнне Лесхоз  урта мәктәбе базасында судомодельләштерү юнәлеше буенча республикакүләм  укыту стажировкасы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицееның «Җидү волонтерлары» һәм “Яшь армия” отрядлары активистлары “Блокада икмәге” дип аталган акция үткәрделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицееның «Җиңү волонтерлары» һәм “Яшь армия”отрядлары активистлары тарихчылар белән “Ленинград блокадасы” дип исемләнгән  тарихи квест үткәрделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Саба районы Шәмәрдән лицееның башлангыч сыйныфларында "Салават күпере атналыгы" башланды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

23 гыйнвар көнне Тимершык урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Гыйниятуллина И.И.  Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары кысаларында, «ТАССРның 100 еллыгы»  дип исемләнгән  мәгълүмат сәгате үткәрде.

Тэги: Мәгариф идарәсе ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

22 гыйнвар көнне, Балалар иҗат үзәге базасында "Иң шәп әйдаман-2020” республика конкурсының муниципаль этабы  булып узды. Уку елы дәвамында отряд әйдаманнары үзләренең шефлык отрядларында уза торган барлык чараларны оештыручыларның  ярдәмчеләре генә түгел, ә  күп кенә чараларны мөстәкыйль рәвештә оештырып үткәрүчеләр дә булдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

МБГБУ “Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә үзенең 21 ел гомерен район мәгариф идарәсен җитәкләүгә багышлаган шәхес- Шамил Зиннур улы Зиннуровны искә алу ункөнлеге үткәрелде. Әлеге декада һәр сыйныфта Ш.З.Зиннуровка багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрү белән башланып китте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

19 нчы гыйнвар көнне Әлмәт шәһәрендә ачык автомодельләштерү ярышларының 4 этабы булып үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International