4нче июль көнне “Ямьле Саба” ярбуенда фән олимпиадаларында һәм “Ел укытучысы – 2020” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте.
Экологик тәрбия бирүнең бер кызыклы формасы – экологик сукмак – табигатьтә махсус оештырылган өйрәнү, белем алу маршруты. Быелгы җәй айларында Шәмәрдән авылы “Төремкәй” балалар бакчасында шушындый экологик сукмак эшли башлады.
Балалар өчен экспериментлау мәктәпкәчә яшьтәге балаларның табигый-фәнни күзаллауларын үстерү һәм укыту методларының берсе булып тора. Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлегенә зур игътибар бирелә.
Туктар авылы “Тамчы” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр эзлекле рәвештә туган якта авыл хуҗалыгы хезмәте белән танышып торалар.
Июнь ае Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында экологиягә багышланган һәм ул «Без – яшь экологлар» дип атала.
Бу атнада, мәсәлән, балалар витаминнар һәм яшелчә турында беләләр, тәрбиячеләр белән табигатьтә төрле экспериментлар үткәрәләр. Һәр балага экологик айның барлык вакыйгаларында актив катнашу, үзеңне төрле рольләрдә сынап карау, үз идеяләрен тәкъдим итү һәм аларны тормышка ашыру мөмкинлеге бирелә.
Балачак - кеше шәхесен формалаштыруның башлангыч этабы. Бу чорда табигатькә, үз-үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата мәхәббәт һәм уңай мөнәсәбәт салына.
12 июньдә илебез үз тарихында иң " яшь " бәйрәмнәрнең берсе - Россия көнен билгеләп үтә. Россия көне - патриотик көчкә ия булган милли бәйрәм.
МБМБУ 3 номерлы Саба “Шоколад” балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән янгын куркынычсызлыгын төгәл үтәү буенча планлы өйрәнүләр үткәрелде.
Шушы көннәрдә Саба районы активистлары ТР балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары өчен "Киләчәккә курс" һәм балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең "Zoom"мәйданчыгында оештырылган онлайн сменаларында катнаштылар.
Бүгенге көндә укучылар барысы да җәйге ялда. Көндәлек вәзгыять белән бәйле рәвештә, күпмедер чикләүләр булса да, мәгариф системасы элеккечә балаларның ялын оештыручы һәм аларның сәламәтлекләрен кайгыртучы булып кала.