Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарту, янгын шартларында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын күздә тотып МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде.
Җәй-балаларның үсеше өчен менә дигән вакыт. Тирә-юньдә шулкадәр мөмкинлекләр: су, үлән, чәчәкләр.
Табигатьтә экологик яктан грамоталы, үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм чәчәкләр дөньясының күптөрлелеге турында күзаллауларны ныгыту максатыннан, Саба 2 нче «Әллүки» балалар бакчасында «Чәчәк атнасы» узды.
8 август көнне “Ямьле Саба” яр буенда ”Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе узды. Бу бәйрәмдә ярдәмгә мохтаҗ укучыларга акчалата ярдәм күрсәтелде, портфельләр тапшырылды. Саба муниципаль район Башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов яңа уку елы башлануы белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде.
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә үткән 2нче смена ахырына якынлашты. Барлык 18 көнне дә балалар кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр.
Балалар бакчасында ел әйләнәсендә торле күңелле чаралар оештырылып тора. Җәй айларында балаларның сәламәтлекләрен ныгыту йөзеннән хәрәкәтле уеннар, спорт ярышлары саф һавада үткәрелә.
Балачак- иң күңелле чак! Шушы чорда булган вакыйгалар, кичерелгән хисләр иң нык истә калучан мизгелләр. Шул сәбәпле сабыйларыбызга кечкенәдән үк үзебезнең татар милли гореф- гадәтләребезгә ярату, горурлык хисе һәм аларны саклап калу теләге тудырырга тиешбез.
Хәрәкәтле уеннар – төгәл һәм үзвакытында биремнең үтәлешен характерлаучы, уенда уйнаучылар өчен мәҗбүри үтәлергә тиешле кагыйдәләрне үз эченә бәйләгән, баланың аңлы һәм актив эшчәнлеге ул. Хәрәкәтле уен баланы тормышка әзерли торганкүнегү ул. Мавыктыргыч эчтәлекле, хис-кичерешләргә бай булган уеннар билгеле бер акыл һәм физик тырышлык уята.
11 июльдән 16 июльгә кадәр безнең «Сәләт Саба» аланы Биләрдә уза торган "Сәләт" Халыкара яшьләр форумында катнаша. Шулай ук форумда катнашучыларны танылган фән, сәнгать, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре белән очрашулар көтә.
Табигатьтә матур җәй хаким итә.Буген Бигәнәй Ромашка балалар бакчасында « Гүзәл җәй» атна темасы кысаларында балалар традицион булмаган метод белән рәсем ясадылар. Традицион булмаган рәсем ясау шөгыльләрендә үсеш, табигатькә карата мәхәббәт уяту бурычлары куелды. Балалар үзләренең хис тойгыларын кәгазьгә төшерделәр.
Сәламәтлекне ныгыту төп максатыбыз. Шунлыктан спорт уеннары безнең көндәлек шөгелебез.