Куркынычсызлык айлыгы кысаларында ТИН педагог – оештыручысы Гатиятов Р.Р. 1 нче сыйныф укучылары белән “Юл йөрү кагыйдәләре илендә” дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара уздырды. Чараның максаты: балаларда үз – үзләренә һәм юлда йөрүчеләргә хөрмәт уяту; юлларда игътибарлы булу; үзеңнең тормышыңны, сәламәтлегеңне саклау. Чара уен – сәяхәт формасында үтте.
15 нче сентябрь “Татарстан варислар берлегенең” туган көне. Килдебәк урта мәктәбендә бу уңайдан тантаналы шартларда 2 сыйныф укучыларын “Эзтабарлар” , ә 5 сыйныф укучыларын “Варислар" сафына кабул иттеләр.
2020 елның 15 сентябренда «Saba Вalahoner» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасына йөрүчеләр банкир, телевидение журналисты, ветеринария һәм эколог кебек төрле һөнәрләр үзләштерә башладылар.
13 нче сентябрь көнне Казан шәһәренең Җиңү паркы акваториясендә ачык судомодельләштерү беренчелеге булып узды. Әлеге ярышлар судомодельләтерү ярышлары сезонының ябылышы булып үткәрелде.
2020 нче елның 11 сентябрендә Бөтенроссия аеклык көне кысаларында Балалар иҗат үзәгенең «Мин Волонтер» берләшмәсе активистлары Байлар Сабасы бистәсенең үзәк мәйданында «Мин аек тормышны сайлыйм!» акциясе үткәрделәр.
Бүген МБГБУ “Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә, Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан, 1-2 сыйныфлар арасында “Күңелле стартлар” уены үткәрелде.
Уку елы уңышлы башланып китте. Мәктәп тормышында бүгенге көндә иң мөһиме – куркынычсызлык. Укучылар исән-имин булсын өчен И.С.Башкиров исемендәге гомуми белем бирү урта мәктәбендә барлык шартлар да тудырылган. 9 сентябрь көнне полиция бүлекчәсе командиры Мингазов Рөстәм Шамил улы белән югары сыйныф укучылары арасында очрашу булып узды. Мингазов Р.Ш. укучыларга өйрәнү эвакуациясенең кирәклеген, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатып сөйләде. ГТХМ вәкиле катнашында өйрәнү эвакуациясе оештырылды.
Югары Симет урта мәктәбендә терроризм корбаннарын искә алу көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе үтте.
Дәреснең төп темасын ачу буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклауга, милли мәдәниятне үстерүгә, тарихи мираска сак караш тәрбияләүгә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүне тәэмин иткән Советлар Союзы гражданнары бердәмлегенең мөһимлеген аңлауга юнәлтелгән.
Олы Кибәче урта мәктәбендә куркынычсызлык айлыгы кысаларында юлда йөрү иминлеген тәэмин итү буенча чаралар узды.