Экология атнасы кысаларында Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның экологик культурасын һәм белемнәрен арттыручы чаралар үткәрелә.
Хәзерге вакытта педагоглар алдында торган өстенлекле бурычларның берсе-тәрбия һәм укыту процессында балаларның сәламәтлеген саклау. Сәламәтлекне саклау өчен балаларда сәламәт яшәү рәвешенең белем һәм практик күнекмәләре базасын, физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә ихтыяҗны формалаштырырга кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше баланың сәламәтлеген саклауга һәм яхшыртуга юнәлтелгән актив эшчәнлеге дип атала.
«Saba Balahoner» муниципаль проектын тормышка ашыру кысаларында 2020 елның 6 октябрендә Сабаның 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ПМК, Автосервис, Сәләтле балалар өчен мәктәп, Балалар иҗат үзәгендә булдылар.
Бүген Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар арасында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Минем Татарстаным» дип исемләнгән рәсем бәйгесе узды.
Агымдагы елның октябрь аенда «SabaBalahoner» һөнәрләр шәһәрчеге программасында катнашучылар өчен күңел ачу программасы оештырыла.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны хезмәт ияләре, аларның эшчәнлекләре белән тирәнтен таныштыру максатыннан районыбызда "Saba Balahoner" проекты эшләп килә. МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары проект кысаларында ветеринар, пешекче, төзүче, машина төзәтүче, журналист, банк хезмәткәре, эколог хезмәте белән таныштылар.
ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп интернатында» уздырылучы хезмәт дәресләрендә кызлар тукымага өлге төшереп, аларны дөрес итеп кисәргә , шул өлгеләрдән тезмә ясарга өйрәнәләр.
Авыр һәм катлаулы, әмма йөрәккә май булып ята торган һөнәри бәйрәмегез көнне Сезне чын күңелебездән тәбрик итәбез! Эшегездә, гаиләгездә шатлык-бәхет булуын телибез! Үз эшегезгә, укыткан балаларыгызга, һөнәрегезгә, шул ук вакытта туган телебезгә тугры булып калыгыз. Саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, укучы балаларыгыз һәм аларның әти-әниләренең рәхмәтләрен телибез Сезгә!
2нче октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантана үтте. Район Башлыгы Р.Н.Минниханов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф.Шакиров хезмәттәге уңышлары өчен укытучы - лидерларны котлап, Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырды.
Шекше төп мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары, бәйрәм уңаеннан ветеран укытучыларыбызны котларга бардылар.