“Саба дулкыннары” телевидениесендә “Мәктәп ТВ” тапшыруы эшләп килә. Әлеге тапшыру журналистлары безнең мәктәптә дә булып, укучыларның нәрсә белән шөгыльләнүләре, мәктәпнең нинди тормыш белән яшәве турында сюжет әзерләделәр.
Көз-фантазияңне һәм иҗади сәләтеңне күрсәтү өчен бик кулай вакыт. Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге ел фасылына багышланган “Алтын көз” бәйрәме узды.
Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5-8 сыйныфлар арасында “Алтын көз” һәм 9-11 сыйныфлар арасында “Көзге КВН” бәйрәме үткәрелде.
Бүген 23 нче октябрь көнне Балалар иҗат үзәге базасында район балалар Думасы активы һәм педагог-оештыручылар катнашында киңәшмә булып узды.
Олы Кибәче балалар бакчасында 19 нчы октябрьдән 24 нче октябрьгә кадәр «Китап киңәшчең синең» атналыгы уза. Балаларда китапларга сак караш,хөрмәт,китапханәче хезмәтенә карата ихтирам тәрбияләү максатыннан эш алып барыла.
Балаларның төрле яктан белемнәрен,күзаллауларын арттыру максаты белән без бу атнада балаларны Көньякта һәм Төньякта яшәүчеләр тормышы белән таныштырдык. Балалар Төньяк белән Көньякны аера белү генә түгел,анда яшәүче хайваннарны,кошларны да танып әйтә белергә өйрәнергә тиешләр. Безнең балалар бакчасына Антарктидадан “Пик” исемле пингвин баласы кунакка килде.
Балаларда юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәм көндәлек тормышта дөрес итеп куллана белү күнекмәләре булдыру максатыннан Шәмәрдән авылы 2 нче номерлы “Төремкәй” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбиячеләре – Апаева Гөлшат Илшат кызы, Гөмәрова Гөлнар Илшат кызы тарафыннан “Юл билгеләре иленә сәяхәт” дигән чара үткәрелде.
Без туган ягыбызның тырыш халкын, күңелләргә үтеп керердәй серле табигатен яратабыз.17 нче октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Күбәләк” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Туган ягым – Байлар Сабасы” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.
14 нче октябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә, берләшмәләрдә шөгыльләнүче укучылар Саба муниципаль районы Башкарма комитетының җәмәгать тәртибен тәэмин итүче, әйдәп баручы белгеч Исхакова Альбина Раиф кызы белән очраштылар.
Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» Грантын алу өчен конкурс бара. Конкурс 3 этапта уза, анда балалар бакчалары үз проектларын яклыйлар һәм билингваль белем бирү буенча эш тәҗрибәсен тәкъдим итәләр.