Агымдагы уку елында Бөтенроссия АгроНТИ конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурсның дистанцион этабында районыбызның 21 мәктәбеннән 120 укучы катнашты. Шулардан 13 укучы региональ этапка үтеп, Сатыш урта мәктәбеннән Харисов Салават 2 нче урынга лаек булды. Финалда уңышлы чыгыш ясап, Салават җиңүче дипломы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
25 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган квест узды. Әлеге чарада үзәкнең барлык берләшмәләренә йөрүче балалар катнашты.
Әлеге балалар фестивале үз эченә берничә бәйге чарасын алды. Балалар Иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар исә 3 чарада катнашып, “Сәнгать синтезы” номинациясендә җиңү яуладылар.
Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасында да көз бәйрәмнәре үткәрелде. Урамда салкын, болытлы, ә уен залында җылы, дустанә атмосфера. Көзсылу – Сөмбелә үзе безнең бәйрәмгә килде, күчтәнәчкә алмалар алып килде. Балалар түземсезлек белән аның килүен көттеләр. Көзсылу белән балалар көзге урманга, кызыклы сәяхәткә бардылар.
Безнең Явлаштау “Ромашка” балалар бакчабызда даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләре буенча чаралар уздырыла. Чараның төп максаты: балаларга юл йөрү билгеләрен өйрәтү һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне формалаштыру.
Мәгариф идарәсенең еллык эш планы нигезендә 18нче ноябрь көнне Саба гимназиясендә тәрбия эше буенча җитәкче урынбасарлары өчен чираттагы методик берләшмә утырышы үтте. Тема: “Профилактика советы - балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау процессы белән идарә итү механизмы". Гимназия коллективы үзенең тәҗрибәсе, эш методикасы белән уртаклашты. Көн файдалы, эшлекле рәвештә үтте.
Бүген Балалар Иҗат үзәгенең «Вокал студиясе» берләшмәсе укучылары белән өстәмә белем бирү педагогы Аубакиров Ф.Г. «XXI гасыр музыкасы» дигән темага ачык дәрес үткәрде.
Балалар техник иҗатын үстерү максатыннан 15 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Технофест-2020" республикакүләм фәнни-техник иҗат конкурсы булып узды. Конкурс дистанцион форматта үткәрелде.
Традиция буенча һәр елны ноябрь аенда безнең балалар бакчасында көз бәйрәме үткәрелә. Бу бәйрәмнең максаты: балаларның көз турындагы белемнәрен ныгыту, көз билгеләрен, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү.
Ноябрь аенда Россия Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу көн Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Безнең Ватан - күпмилләтле ил, анда рус, татар, башкорт, мари, мордва, бурят һәм башка милләт кешеләре яши. Без Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын онытмаска тиеш. Халыклар бердәмлегендә - безнең көч һәм куәт.