2020 нче елның ноябреннән 2021 нче елның гыйнварына кадәр дистанцион формада «Азбука города в мире роботов» республикакүләм конкурска Иштуган, Завод-Нырты мәктәпләреннән роботлар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә торган проектлар тәкъдим ителде һәм призлы урыннарга лаек булды:
«Куркынычсызлык коды» номинациясе
2 нче урын - Иванов Данияр (кечкенәләр төркеме)
2 нче урын - Шакиров Шаукат и СабитовАйзат (зурлар төркеме)
22 гыйнвар көнне, Балалар Иҗат үзәгенең агымдагы уку елы планы нигезендә район мәктәпләре базасында эшләп килүче «Точка роста» белем бирү үзәкләренең җаваплы педагоглары өчен семинар – практикум булып узды. Әлеге чара укытучылар арасында тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды.
Татарстаныбызда 2021 нче ел «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде.
Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашырга теләүчеләргә 2021 нче елның 1 февраленә кадәр фәннәрне ачыклап бетерергә кирәк.
Бердәм дәүләт имтиханнарына гариза бирү вакыты 1 февральгә кадәр. Йомгаклау аттестациясендә Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор хәбәр иткәнчә бу ел вәзгыятләре тәлабе буенча Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алдан биреп булмаячак. Атестат алыр өчен чыгарылыш класс укучылары рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханнары гына бирергә тиеш була. Югары уку йортларына керүчеләр рус теле һәм сайлап алу фәннәреннән имтихан бирә алачаклар.
Әгәр дә укучы сайлап алу фәннәреннән имтиханнарны ачыклап бетермәгән икән, аңа 2021 нче елның 1 февраленә кадәр ачыклап бетерергә кирәк булачак. Бердәм дәүләт имтиханнарына катнашу өчен гаризаны укучылар үзләре укый торган мәктәпкә бирергә тиеш булалар.
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар гариза белән бергә психолого-педагогик комиссия тарафыннан барелгән рекомендациянең күчермәсен, ә инвалид балалар – инвалидлыкларын раслаган справканың күчермәсен, шулай ук психолого-педагогик комиссия тарафыннан бирелгән рекомендациянең күчермәсен теркәргә тиеш булалар.
МБГБУ “Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе”ндә “2021 нче ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” исеме астында чаралар үткәрү башланып китте. Бүген укучыларыбыз елның исеме, Указы, логотип һәм мәктәп китапханәсендә оештырылган күп санлы күргәзмәләр белән таныштылар.
Балалар иҗат үзәгендә 2020-2021 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсы муниципаль этабының беренче туры узды. Конкурсның район этабында катнашу өчен Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларыннан 24 гариза бирелгән иде.
Шәмәрдән лицее базасында физик тәрбия укытучылары өчен семинар үтте. Семинар программасы буенча Шәмәрдән лицее физик тәрбия укытучылары Сафин Р.Р., Дружкова М. Г. һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге тренеры Вайисов У. Р. чыгыш ясады.
15 гыйнварда илебез «Рәсәйдә кышлаучы кошлар көне " Бөтенроссия экологик чарасын билгеләп үтә. Кыш - кошлар өчен бик авыр ел фасылы. Безнең илебездә яшәүче кешеләр канатлы дусларга - кышлаучы кошларга булышалар. Бу көнне Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Нургали оныклары" исемендәге мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче укучылыр "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясендә катнаштылар.
Кышкы каникуллар – укучыларның иң яратып, көтеп алган вакытлары, чөнки каникулда бик күп Яңа ел тамашалары, кызыклы чаралар һәм маҗаралар көтелә. Һәм бары тик кыш аенда гына без рәхәтләнеп чана, чаңгыда шуа алабыз.
Кышкы каникулларны күңелле итеп уздыру максатыннан, “Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернатының” 5 нче сыйныф укучылары , үзәк чыршы янында ясалган таудан шуып, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Программалаштыру буенча «ScratchUp» республика бәйгесенә үз эшләрен тәкъдим итеп, Балалар Иҗат үзәгенең “Компьютер һәм мин” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар – Каримов Ислам белән Шайхуллин Ислам 3нче урынга лаек булдылар, Эзмә урта мәктәбе укучысы Габделхаков Булат исә “Иҗади якын килү” номинациясендә җиңүче булды.