2021 нчы елның 29 нчы март көнне Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә Сәләтле балалар мәктәп-интернаты базасында “Я-мастер” районкүләм техник осталык конкурсы булып узды.
26 нчы март көнне, Саба спорткомплексында мәгариф хезмәткәрләре арасында И.Г.Гараев истәлегенә багышланган волейбол ярышының финалы узды.
25нче март көнне туган тел язмышы өчен күп көч куйган якташыбызның бай мирасын өйрәнү һәм саклау максатыннан Әбрар Кәримуллин исемендәге VI республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
25нче март көнне Россиякүләм акция кысаларында Саба гимназиясе базасында әти-әниләр өчен рус теле фәненнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.
25 март көнне Гимназия БДИ базасында әти-әниләр өчен “Әти-әниләр бердәм БДИ тапшыру көне” бөтенроссия акциясе узачак. Акциядә районның барлык мәктәпләреннән дә диярлек булачак чыгарылыш укучыларының ата-аналары катнаша.
Балалар иҗат үзәге базасында Арча, Әтнә, Питрәч, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау, Саба районнарының балалар хәрәкәте буенча җаваплы кураторларның зона киңәшмәсе булып узды.
Шәмәрдән авылында «Нәүрүз» бәйрәме узды. Ул җирнең, табигатьнең уянуын, яз килүен һәм көнчыгыш календаре буенча яңа ел җитүен символлаштыра. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицее укытучылары һәм укучылары бу бәйрәмгә бик яхшы әзерләнделәр.
Район мәктәпләрендә 22 мартта язгы каникул башлана. Ул 29нчы мартка кадәр дәвам итәчәк.
Татар теленең байлыгын, җыр-моңын саклап калу, татар басмаларын үстерү максатыннан, 6 нчы март көнне, туган телебезгә багышланган, бай һәм эчтәлекле “Бер күрешү үзе бер гомер” дип исемләнгән очрашу узды. “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Хабибрахманова Галия Илдар кызы мәктәбебезгә очрашуга килде. Галия Илдар кызы җаваплы эшенең үзенчәлекләре, татар басмаларының әһәмияте, ничек итеп журналист һөнәрен сайлавы турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде. Очрашу укучыларның матур җырлары, күңелле биюләре, туган телебезгә багышланган шигырьләре белән үрелеп барды. Очрашудан күңелле тәэсирләр белән, рухи азык алып, киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын дип таралыштык.
2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебездә милли почмак булдырылды. Элеккеге татар өе мохите, гореф- гадәтләре , тарихи мизгелләр белән якыннанрак танышу максатыннан укучылар милли почмакка экскурсия керәләр.
2021 елның 10-20 мартында 4 зонада гаилә командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонога әзер” фестиваленең зона туры узды.