ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген, 21 нче сентябрь көнне Сатыш авылының «Кояшкай» балалар бакчасында йөрүчеләр «Saba Вalahoner» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында банкир, телевидение журналисты, ветеринария һәм эколог кебек яңа һөнәрләрне үзләштерә башладылар. Программада катнашучылар балалар иҗаты үзәгендә паспортлар, Ак Барс банк" банкында купюралар (барслар) алдылар. Яңа һөнәрләргә алар "Ак Барс Банкта, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә, ветеринар станциясендә һәм МПП ЖКХ оешмаларында беренче тәҗрибә һәм күнекмәләр алдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

20
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Сәләтле балалар мәктәбенең мәгълүмати-китапханә үзәгендә 1 сыйныф укучылары тәүге тапкыр мәктәп китапханәсе белән таныштылар. Чара барышында беренче сыйныф укучылары кызыксынучанлык, активлык һәм зирәклек күрсәттеләр, кызыклы биремнәр үтәделәр, китаптан файдалану кагыйдәләрен тыңладылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

17
сентябрь, 2021 ел
җомга

15 нче сентябрь  көнне Татарстан Варислары Берлеге  туган көнен билгеләп үтә. Балалар оешмасы 1990 нчы елда төзелгән. Иштуган урта мәктәбендә бу көнне икенче сыйныф укучыларын Эзтабарлар, ә бишенче сыйныфларны  Варислар  берлегенә кабул иттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

16
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

"Игътибар-балалар! шулай, 2021-2022 нче уку елына мәктәпкәчә белем бирү чараларының гомуми планы нигезендә, мәктәптә юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча чаралар комплексы үткәрелә.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Саба районы укучылары район, республика лагерьларында гына түгел, Халыкара лагерьларда да ял итәләр. Олы Кибәче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Хәнәфиев Тимур 24 августтан 13 сентябрьгә кадәр «Артек» Халыкара балалар үзәгендә ял итте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Ел саен балаларның уку елы башында куркынычсызлыгын арттыру, мәктәп каникулларыннан соң юлларда, транспортта һәм көнкүрештә куркынычсыз тәртип күнекмәләрен торгызу, шулай ук янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда адекват гамәлләр кылу максатыннан мәктәпләрдә балалар куркынычсызлыгы айлыгы үткәрелә.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

12 нче сентябрь көнне Казан шәһәрендә  ачык судомодельләштерү беренчелеге узды. Ярышта Саба районы командасы составында Югары Симет, Олы Шыңар, Лесхоз мәктәпләре укучылары катнашты. Ярышлар нәтиҗәсендә 1 беренче, 5 икенче, 2 өченче урыннар яулап кайттылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәбебездә  "Туган якны өйрәнү" музее эшли. Безнең музейдагы экспонатлар бик озын юллар, күп куллар аша үтеп, музейда үзләренең урыннарын алдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә  “Игътибар-балалар!” акциясе кысаларында чаралар уза. 3 сентябрь көнне яшь юл йөрү инспекторлары “Күбәләк” балалар бакчасына йөрүчеләр алдында чыгыш ясадылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

"Мәгариф" милли проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында Олы Шыңар урта  мәктәбендә 2021 елның 1 сентябрендә «Үсеш ноктасы»цифрлы һәм гуманитар профиль белем бирү үзәгенең тантаналы ачылышы булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International