ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

28 май конне,  9-нчы сыйныфлар өчен Төп дәүләт имтиханы (ТДИ)  башланып китте. Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) 1 июньнән башланып китә. Имтиханнар һәр көнне 10:00 сәгатьтә башлана. Рәсми расписание, өстәмә көннәр һәм кагыйдәләр белән Рособрнадзор сайтында тулырак танышырга мөмкин.Нәтиҗәләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша белергә була.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

25
май, 2026 ел
дүшәмбе

Ел саен 24нче май көнне Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Бу дата славян язуын булдыручыларны искә алуга багышланган. Әлеге истәлекле көн алдыннан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Хәреф” дип аталган иҗади мастер-класс оештырылды. Чара славян әлифбасының тарихы, беренче хәрефләре һәм аларның сәнгати бизәлеше белән танышуга юнәлдерелгән иде. Практик өлеш балаларга үзләрен борынгы язучы һәм рәссам ролендә сынап карарга мөмкинлек бирде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

23нче май көнне Байлар Сабасының «Олимп» стадионында мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика ярышы үтте. 1-11нче сыйныф укучылары кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, эстафета, озынлыкка сикерү буенча үзара көч сынаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

23
май, 2026 ел
шимбә

Республиканың иң яхшы ЮИД командаларын җыючы   “Имин тәгәрмәч” ярышы быел «Камский Артек» ял үзәге базасында узды. Иң яхшылар дип аталу хокукы өчен 58 команда көрәште. Заһидуллин Самат, Заһидуллина Сәидә, Гыйләҗиева Иделия һәм Габдрахманов Илзат составындагы «Светофор» командасы Саба районын лаеклы тәкъдим итүгә иреште. Конкурс берничә этаптан тора, анда яшь инспекторлар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын түбәндәге өлкәләрдә күрсәттеләр: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү; беренче ярдәм күрсәтү; велосипедта йөрү күнекмәләре, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләре; СИМ белән идарә итү; иҗади конкурс. Безнең команда иң яхшы унлыкка керде һәм «Имин  тәгәрмәч – 2026»конкурсының республика этабы призеры булды. Җитәкчесе: Габдрахманов Илназ Вакиф улы. Балалар дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм оештыручылардан сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

22
май, 2026 ел
җомга

21 май көнне Тимершык урта мәктәбе базасында агротехнология классының йомгаклау проект эшләрен яклау булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балаларның күбесе проектлар өчен бик кызыклы һәм актуаль темалар сайлаган.  Проект эшләрен яклау укучыларның сайланган тема буенча үз эшләрен тәкъдим итү һәм презентация аша күрсәтү белән үрелеп барды. Нигездә, укучылар проект эшләренең югары дәрәҗәдә башкарылуын күрсәттеләр. Комиссия яклау дәрәҗәсен иң югары баллар белән бәяләде.Укучылар куелган бурычны  үтәделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

21
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәрендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт бәйгесе “Президент ярышлары”ның региональ этабы булып үтте. Әлеге ярышта сайлап алу турыннан узган район командалары катнашты. Саба районы данын шәһәр мәктәпләре арасында Сәләтле балалар өчен “ОНИКС” мәгариф үзәге укучылары (җитәкчеләре Шакиров И.Р.) һәм авыл мәктәпләре арасында Югары Симет урта мәктәбенең укучылары яклады (җитәкчеләре Саубанов А.Р.). 

Тэги: Мәгариф идарәсе ГТО Саба
saby.tatarstan.ru

19
май, 2026 ел
сишәмбе

Профориентация макстында Түбән Шытсу төп мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары “Цинк Саба” заводында булдылар.Экскурсия вакытында укучылар заводның район экономикасында тоткан урынын белделәр,төрле эш юнәлешләре белән таныштылар.Завод эшчеләре укучыларга завод җитештергән продукцияләр турында сөйләделәр. Экскурсия укучыларга ошады һәм киләчәктә үз юлларын табарга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

18
май, 2026 ел
дүшәмбе

18 май көнне Казан шәһәрендә IX «Бөтенроссия укытучы- дефектологы- 2026» конкурсының икенче Региональ этабы узды. Анда Саба мәктәп- интернатының укытучы- логопеды Халимова Миләүшә Рәшит кызы  чыгыш ясады. Нәтиҗәлэр шушы көннәрдә билгеле булачак.

Миләүшә Рәшитовнага уңышлар телибез!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

 «Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә мәктәп яны яшь инспекторлары рейд үткәрде

      Профилактик рейд юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә багышланды. Башта профилактик чаралар вакытында ЮХИДИ инспекторлары идарә итүченең хәрәкәтләрен күрсәттеләр, укучыларга юл йөрү кагыйдәсе нигезендә транспорт чаралары һәм җәяүлеләр хәрәкәтен ничек көйләргә кирәген аңлаттылар.

     Рейдны үткәрү барышында ЮИДчылар җәяүлеләргә һәм йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында белешмә тараттылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

18нче май көнне КСК "Сабантуй" базасында фән олимпиадаларының муниципаль, республика, төбәк һәм бөтенроссия этапларында призлы урыннар алган укучылар һәм укытучыларны бүләкләү тантанасы узды.

Чара быел Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Мәктәпкә белем бирү елы"н тантаналы төстә ачу белән башланып китте.             Фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларга, аларның укытучыларына һәм әти – әниләргә район башлыгы Рәис Нургали улы Миннехановның рәхмәт сузе тапшырылды. Аннары сәхнәдә һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль турында җиңү яулаган педагоглар тәбрикләнде.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International