ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "36нчы инновацион технологияләр лицее" базасында «Россиянең инженер кадрлары» Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү конкурсының «ИКаРенок» һәм «Икар-Старт» республика ярышлары узды. Әлеге бәйгедә Сабаның 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасының тренер Габдрахманова Г.Ф. җитәкчелегендәге «Робо Акцент» командасы лаеклы 1 урынны яулады. Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр — Шәмсетдинов Илдан, Әхмәтҗанова Иделия һәм Кәримов Әмирхан R: ED KIDS, LEGO WEDO, HUNO & BOT конструкторлары ярдәмендә «ЕВРО АКЦЕНТ САБА» предприятиесе өчен роботлаштырылган механизмнар ясадылар һәм үз проектларын жюри алдында тәкъдим иттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

"ОНИКС" мәгариф үзәгендә, башлангыч сыйныф укытучылары өчен бик көтелгән кышкы методик фестиваль узды. Педагогик осталык бәйрәменә әйләнгән бу чара  балаларга һәм хезмәтенә мәхәббәте чиксез булган чын профессионалларны җыйды.

Фестивальдә катнашучыларның географиясе киң иде: Татарстанның төрле почмакларыннан килгән педагоглар белән беррәттән, күрше республикалар – Марий Эл һәм Башкортстаннан да укытучылар килде. Тверь, Киров һәм хәтта Тула өлкәләре кебек ерак төбәкләрдән килгән кунакларны күрү дә бик шатландырды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

14нче февраль көнне Саба урта мәктәбе базасында мәктәп  укучылары арасында волейбол ярышы булып үтте. Командалар үзара көч сынаштылар. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

13
февраль, 2026 ел
җомга

Профилактик чаралар, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Саба гимназиясендә дә  хокук бозу очракларын кисәтү максатыннан, төрле профилактик субъектлар белән укучылар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча зур эш алып барыла. Төрле структуралар вәкилләре белән очрашулар оештырыла, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән фильмнар күрсәтелә.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

12
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Саба урта мәктәбендә иҗат һәм казанышлар атмосферасы хөкем сөрде! Мәктәбебез «Яшь оста» конкурсының район турында катнашкан укучыларын бүләкләү тантанасы оештырды. Балалар үзләренең талантларын күрсәттеләр. Директор балаларны уңышлары белән котлап дипломнар  һәм «тәмле бүләк» тапшырды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

11
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Республика күләмендә үткәрелүче «Тату сыйныф серләре» бәйгесенең район этабында барлык мәктәпләрнең дә әти-әниләр комитетлары катнашып, уңышлы чыгыш ясады. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

10
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Саба интернат-мәктәбе командасы иң гади судно модельләре төзү буенча зона шәхси-команда ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, 3 нче урынны яулады.

 Лесхоз урта мәктәбе базасында узган ярышлар инвалид балалар һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен махсус оештырылды. Укытучы Марат Наил улы җитәкчелегендә балалар искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр: Хәйруллина Алинә ике икенче урынны (тизлек һәм төгәллек) алды, ә Шакиров Тимур тизлектә 3 нче һәм төгәллектә 2 нче урын өчен диплом алды. Өстәмә белем бирү педагогы Габдерәхимов Марат Наил улына призерлар әзерләгәне өчен рәхмәт белдерәбез һәм балаларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

9
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Тарихка, мәдәнияткә һәм туган якның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт, әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү һәм китапханәче  һөнәре белән тагын да якыннан танышу максатыннан,Олы  Арташ башлангыч укучылары Ике басу Арташ мәдәният йортында урнашкан китапханә һәм музейда экскурсиядә булдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

6
февраль, 2026 ел
җомга

Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Нур» драма түгәрәгендә түгәрәк җитәкчесе Гомәрова Р.Т. «Татар халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре» дигән чара үткәрде. Ул татар халкының халык традицияләрен, мәдәниятен һәм телен саклауга юнәлдерелгән. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм биеделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

5
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Кыш үзенен карлы бураннары белән безне куандырып тора. Шекше төп мәктәбенең «Алдынгылар» хәрәкәте активистлары бу көннәрдә “Кар десанты” акциясе алып барды. Ветеран укытучыларыбызның капка төпләрен, ишек алларын,  "Акчарлак" балалар бакчасының уен мәйданчыгын,  өлкән кешеләрнең капка төпләрен,  Шекше авылы халкы йөри торган басманы кардан чистарттылар. “Һәр көнне игелек кыл!” – девизы белән яшәүче укучыларыбызның күңелләре көр, көннәре тыныч булсын!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International