Иске Икшермә авылы мәдәният йортында зур җыр һәм патриотизм бәйрәме үткәрелде. Мәдәният йорты сәхнәсендә К. С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе укучыларын берләштергән хәрби-патриотик җырлар конкурсы узды. Ч
арада 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Һәр чыгышы ихласлык, үз илең өчен горурлык һәм геройларның батырлыкларына хөрмәт белән тулы иде. Жюрига иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмады, чөнки һәр сыйныф башкаруга үз күңеленең бер өлешен салды. Иң якты һәм талантлы коллективлар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!
Бәйрәмнең финал һәм иң дулкынландыргыч аккорды легендар «Катюша»җырын бергәләп башкару булды. Бөтен зал — кечедән алып зурга кадәр-бер тавышка җырлаганда, чын куәт һәм бердәмлек сизелә!
«Салават күпере» балалар бакчасы базасында 2025-2026 уку елына ата-аналарга белем бирү программасын гамәлгә ашыру чаралары планын тормышка ашыру кысаларында тәрбияләнүчеләребезнең ата-аналары өчен «Әтиләр хезмәттә: баланы тәрбияләүдә әтинең роле» темасына мөһим чара үткәрелде. Чара аталарның бала шәхесен үстерүгә керткән өлешләрен анализлауга, гаилә мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүгә һәм эмоциональ бәйләнешнең мөһимлегенә багышланган иде. Педагог-психолог Нигъмәтуллина Л.К. һәм тәрбияче Афанасьева Г.М. ата-аналарга балалар белән мөнәсәбәтләрне ничек төзергә, үзара аңлашырга өйрәнергә ярдәм итәргә тырыштылар.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Эзмә урта мәктәбендә сыйныфлар арасында стройда йөрү һәм җыр башкару буенча смотр-бәйге үткәрелде. Әлеге чараның максаты–укучыларының стройда йөрү буенча әзерлек дәрәҗәсен тикшерү, Ватанны яратуга патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби җырлар белән танышу, стройда йөрү күнекмәләрен формалаштыру. Бәйгене мәктәп директоры Зөлфәт Фоат улы ачып җибәрде, барлык катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады һәм бәйге шартлары белән таныштырды. Шуннан соң, команданың стройга тезелү, тәртип буенча исәпләү, командирның хөкемдарга команданың смотр- бәйгегә әзерлеген белдерүе тыңланды. Команда командиры бер укучыны стройдан чыгарып, уңга, сулга борылу, стройда йөргән вакытта борылу алымнарын үтәргә боера. Аннан соң, команда бергә командирның төрле боерыкларын үти, строй белән җыр башкара. Жюри чыгышларны биш баллы система буенча бәяләде. Барлык командалар да җитди әзерләнгәннәр, лаеклы чыгыш ясадылар.
Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбендә хәрби җырлар һәм строй әзерлеге буенча бәйге узды.Чарада 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Алар үзләренең стройда әзерлек күнекмәләрен, командаларны үтәү һәм сафта йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Балалар шулай ук сугыш еллары җырларын башкардылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрби җырлар һәм строй әзерлеге— ярыш кына түгел, ул укучылар өчен үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге дә. Мондый чаралар балаларда Ватаныбыз өчен горурлык хисе формалаштырырга ярдәм итә.
Россия чаңгы юллары - ел саен үткәрелә торган спорт чарасы, ул әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр өчен мөмкин булган массакүләм чаңгы узышларыннан гыйбәрәт. Югары Симет урта мәктәбендә «Россия чаңгы юлы-2026»Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы уздырылды.Бу актив яшәү рәвешен яратучыларны берләштерә торган чара булып тора. Мәктәбебез ярышта актив катнашты. Ярышта җиңуче егет-кызларыбызны Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин Илгизәр Роберт улы котлады, грамота һәм акчалата бүләк тапшырды.
2026 елның 16-18 февралендә «Патриот» республика патриотик спорт үзәге базасында «Җиңү-2026»республика хәрби-спорт уенының финалы узды. Барлык сынаулар йомгаклары буенча Саба муниципаль районының «Патриот 116» Икшермэ кадет-интернет мәктәбе командасы гомумкоманда зачетында мактаулы 1 урынны яулады.
Чит телләрне өйрәнүгә сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, чит телләр мәгарифенә кызыксыну формалаштыру максатында 18нче февраль көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 7нче мәртәбә «Мәдәниятләр калейдоскобы» дип исемләнгән туган телләр республика фестивале үткәрелде. Биредә Татарстан Республикасы районнары мәктәпләре укучылары һәм Казан федераль университеты мөгаллимнәре, студентлары катнашты. Чараның мәртәбәле кунаклары Казахстан, Иран, Индия һәм Кыргызстан консуллары, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Р.Р.Җамалетдинов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе М.Р.Кәримов булды. Фестиваль кысаларында Саба муниципаль районы белем бирү оешмалары һәм чит ил студентларының иҗади остаханәләре эшләде, мастер-класслар үткәрелде. Катнашучылар Халыклар бердәмлеге елына багышланган күргәзмә белән таныштылар һәм мәктәп коллективлары тарафыннан төрле илләрнең фән, мәдәният һәм сәнгатен чагылдырган махсус мәйданчыкларда булдылар. Фестиваль кунаклары төрле милләт вәкилләре белән аралашты, милли рухны тоя алды, коммуникатив компетенцияләрен үстерде һәм чит ил студентлары белән дуслаша алды.
Гыйнвар аенда күп кар яву өлкәннәребез өчен җитди сынау булды. Олы яшьтәге кешеләрнең күбесе хәрәкәт итүдә кыенлыклар кичерә, бигрәк тә көчле явым-төшемнәрдән соң, өйдән чыгуны кыенлаштыра. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» волонтерлары ялгыз өлкәннәребезнең ишегалларын һәм йорт тирәләрен чистартуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Кар десанты» акциясе үткәрделәр. Көрәкләр белән коралланып, балалар үз эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкардылар.
18 февральдә яңа «Оста» балалар иҗат үзәге бинасы тантаналы рәвештә ачылды. Яңартылган үзәктә төрле яшьтәге укучыларга өчен техник юнәлештәге түгәрәкләр эшли башлады. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, шулай ук район хакимияте вәкилләре, педагоглар һәм ата-аналар катнашты. «Оста» балалар иҗат үзәге түбәндәге юнәлешләр буенча заманча кабинетларны үз эченә ала:
- робот техникасы һәм конструкцияләү;
- авиамодельләштерү;
- автомодельләштерү;
- судомодельләштерү;
- 3D-модельләштерү;
- агач эшкәртү;
- металл эшкәртү;
- химия-биология һәм экология-биология юнәлеше;
- кызыклы физика;
- тегү остаханәсе;
- чүлмәк әвәләү;
- рәсем сәнгате;
- мозаика
«Оста» балалар иҗат үзәгенең максаты - балаларга башлангыч техник белем бирү генә түгел, ә аларның һәрьяклап үсешенә ярдәм итүче атмосфера булдыру һәм һөнәри юнәлеш бирү өчен уңайлы шартлар тудыру.
Шыңар урта мәктәбендә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Тышлык нәрсә яшерә?» исемле китап алмашу чарасы узды — иң җылы һәм илһамландыргыч бәйрәмнәрнең берсе.
Бу көнне укучылар, педагоглар һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең башлангыч бүлекчәсе активистлары бәйрәмнең төп идеясе тирәсендә берләште — санлы технологияләр гасырында да китапның иң яхшы бүләк булып калуын күрсәтү.