28нче июнь көнне Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында 3 нче номерлы Саба “Шоколад” балалар бакчасы базасында Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары секциясе узды.
Шәмәрдәннең 2 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасында күптән көтелгән мизгел булды- мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар теплицада үстерелгән кыярларның беренче уңышын җыйдылар!
Җәйге каникуллар - спорт белән шөгыльләнү һәм актив ял итү, шул исәптән өстәл теннисы белән шөгыльләнү өчен менә дигән вакыт.
Чыгарылыш тантанасы үткәрү инде күптән Россиянең барлык мәктәпләрендә дә күңелле һәм истәлекле традициягә әверелде.
26нчы июнь көнне Саба муниципаль районында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы җитәкчелегендә «Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр» дип исемләнгән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секция утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы алып барды.
Туктар авылы «Тамчы» балалар бакчасында 24 июнь көнне фельдшер-акушерлык пунктына экскурсия оештырылды.Экскурсия барышында балалар фельдшер профессиясе белән таныштылар,кабул итү бүлмәләрен,медицина җиһазларын карадылар.
1 июньнән 18 июньгә кадәр республиканың өч авылында “Видимо - невидимо” театр- педагогик проекты буенча эш нәтиҗәләре- спектакльләр күрсәтү булды.
17 июня в нашем детском саду прошел спортивный праздник "Хәрәкәттә - бәрәкәт". Дети принимали участие в веселых эстафетах.
Шекше төп мәктәбе укучылары җәйге ялны кызыклы һәм файдалы үткәрә.