ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 нче елның 11 сентябрендә Бөтенроссия аеклык көне кысаларында Балалар иҗат үзәгенең «Мин Волонтер» берләшмәсе активистлары Байлар Сабасы бистәсенең үзәк мәйданында «Мин аек тормышны сайлыйм!» акциясе үткәрделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Бүген МБГБУ “Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә, Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан, 1-2 сыйныфлар арасында “Күңелле стартлар” уены үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Уку елы уңышлы башланып китте. Мәктәп тормышында бүгенге көндә иң мөһиме – куркынычсызлык. Укучылар исән-имин булсын өчен И.С.Башкиров исемендәге гомуми белем бирү урта мәктәбендә барлык шартлар да тудырылган. 9 сентябрь көнне полиция бүлекчәсе командиры Мингазов Рөстәм Шамил улы белән югары сыйныф укучылары арасында очрашу булып узды.  Мингазов Р.Ш. укучыларга өйрәнү эвакуациясенең кирәклеген, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатып сөйләде. ГТХМ вәкиле катнашында өйрәнү эвакуациясе оештырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Югары Симет урта мәктәбендә терроризм корбаннарын искә алу көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Дәреснең төп темасын ачу буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклауга, милли мәдәниятне үстерүгә, тарихи мираска сак караш тәрбияләүгә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүне тәэмин иткән Советлар Союзы гражданнары бердәмлегенең мөһимлеген аңлауга юнәлтелгән.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбендә куркынычсызлык айлыгы кысаларында юлда йөрү иминлеген тәэмин итү  буенча чаралар узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

4
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 нче елның 3 сентябрь көнендә икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануның 75 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан  Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә  “Икенче бөтендөнья сугышы дәресләре” темасына тәрбия сәгатьләре үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышы... Бу-безнең халык тарихындагы куркыныч сәхифә. Сугышны хәтерләүчеләр елдан-ел кими  бара. Әмма халык хәтерендә сугыш мәңгегә җуелды. Сугыш турында китаплар язылды, фильмнар төшерелде. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

    Мәктәпләрдә яңа уку елы башланды. Быелгы уку елында Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе ишекләрен 229 бала ачып керде. Белем бәйрәменә багышлап, 1нче һәм чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз өчен тантаналы линейка үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Мәктәбебездә зур бәйрәм – Белем бәйрәме, һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Бу уку елында 35 беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кереп “Сәләтле балалар мәктәбе укучысы” исеменә лаек булды, беренче кыңгырау чыңын ишетте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International