21нче сентябрьдән 25 нче сентябрьгә кадәр Мичән төп мәктәбендә “Балалар юл – транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча куркынычсызлык атналыгы” үтте. Юлларда балалар куркынычсызлыгы, балаларны автобус белән йөртүне оештыру буенча инструктаж үткәрелде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тематикасы буенча ачык дәресләр үткәрелде.
Олы Арташ төп мәктәбендә Яшь армия отряды эшли. Отряд членнары өлкән кешеләргә һәрдаим ярдәм итәләр.
23 сентябрь көнне Тимершык урта мәктәбендә юл травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелде.
21 сентябрь-Бөтендөнья тынычлык көне. Шундый истәлекле көнне Шәмәрдәндә мөһим вакыйга булды. Шәмәрдән лицееның «Җиңү волонтерлары» һәм «Юнармия» отрядлары активистлары, шулай ук Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре “Тынычлык күгәрчене” акциясен уздырдылар.
18 нче сентябрь көнне, мәктәп күләмендә, 2-11 сыйныфлар арасында, көзге кросс булып узды. Кроссның макаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яхшы йөгерешчеләрне сайлау, спортка мәхәббәт уяту. Кросс үз эченә башлангыч сыйныф укучылары өчен 200 м, уртанчы сыйныф укучылары өчен – 400 м һәм югары сыйныфлар өчен - 1000 м дистанцияне ала.
Мәгариф идарәсенең еллык эш планы нигезендә 18нче сентябрь көнне Эзмә урта мәктәбендә яңа тәрбия эше буенча җитәкче урынбасарлары өчен методик берләшмә утырышы үтте.
Куркынычсызлык айлыгы кысаларында ТИН педагог – оештыручысы Гатиятов Р.Р. 1 нче сыйныф укучылары белән “Юл йөрү кагыйдәләре илендә” дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара уздырды. Чараның максаты: балаларда үз – үзләренә һәм юлда йөрүчеләргә хөрмәт уяту; юлларда игътибарлы булу; үзеңнең тормышыңны, сәламәтлегеңне саклау. Чара уен – сәяхәт формасында үтте.
15 нче сентябрь “Татарстан варислар берлегенең” туган көне. Килдебәк урта мәктәбендә бу уңайдан тантаналы шартларда 2 сыйныф укучыларын “Эзтабарлар” , ә 5 сыйныф укучыларын “Варислар" сафына кабул иттеләр.
2020 елның 15 сентябренда «Saba Вalahoner» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасына йөрүчеләр банкир, телевидение журналисты, ветеринария һәм эколог кебек төрле һөнәрләр үзләштерә башладылар.
13 нче сентябрь көнне Казан шәһәренең Җиңү паркы акваториясендә ачык судомодельләштерү беренчелеге булып узды. Әлеге ярышлар судомодельләтерү ярышлары сезонының ябылышы булып үткәрелде.