Агымдагы елның октябрь аенда «SabaBalahoner» һөнәрләр шәһәрчеге программасында катнашучылар өчен күңел ачу программасы оештырыла.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны хезмәт ияләре, аларның эшчәнлекләре белән тирәнтен таныштыру максатыннан районыбызда "Saba Balahoner" проекты эшләп килә. МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары проект кысаларында ветеринар, пешекче, төзүче, машина төзәтүче, журналист, банк хезмәткәре, эколог хезмәте белән таныштылар.
ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп интернатында» уздырылучы хезмәт дәресләрендә кызлар тукымага өлге төшереп, аларны дөрес итеп кисәргә , шул өлгеләрдән тезмә ясарга өйрәнәләр.
Авыр һәм катлаулы, әмма йөрәккә май булып ята торган һөнәри бәйрәмегез көнне Сезне чын күңелебездән тәбрик итәбез! Эшегездә, гаиләгездә шатлык-бәхет булуын телибез! Үз эшегезгә, укыткан балаларыгызга, һөнәрегезгә, шул ук вакытта туган телебезгә тугры булып калыгыз. Саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, укучы балаларыгыз һәм аларның әти-әниләренең рәхмәтләрен телибез Сезгә!
2нче октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантана үтте. Район Башлыгы Р.Н.Минниханов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф.Шакиров хезмәттәге уңышлары өчен укытучы - лидерларны котлап, Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырды.
Шекше төп мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары, бәйрәм уңаеннан ветеран укытучыларыбызны котларга бардылар.
25-27 нче сентябрь көннәрендә Казан дәүләт аграр университеты базасында Бөтенроссия АгроНТИ конкурсының финал этабы булып үтте. Әлеге этапта АгроКосмос номинациясендә Сатыш мәктәбе укучысы Харисов Салават 2 нче призлы урынга лаек булды
Саба гимназиясе базасында «Куркынычсыз тәгәрмәч-2020» яшь юл хәрәкәте инспекторларының республика конкурсының район этабы узды.
Балалар иҗат үзәгендә янгыннан саклану буенча өйрәнүләр булып узды. Барлык хезмәткәрләр һәм укучылар тиз арада гына бинадан чыгып җиттеләр.
28 сентябрь көнне “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында Түбән Шытсу төп мәктәбендә “Террорчылык җәмгыять өчен куркыныч” дигән темага 5-6 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате уздырылды.