ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«SabaBalahoner» муниципаль программасы үз эшен каникул вакытында да дәвам итте. Балалар иҗат үзәгендә паспортлар һәм Ак Барс банкта барслар алганнан соң, Саба гимназиясенең 5 сыйныф укучылары бу көннәрдә күп кенә станцияләрдә булып, иминият агенты, энергетика буенча инспектор, финанс инспекторы һәм ветеринар һөнәренең серләрен үзләштерергә өлгерделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 3 ноябрь көнне Балалар Иҗат үзәгенең “Мин - волонтер” һәм ”Хореография” түгәрәкләрендә шөгыльләнүче укучылар Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Без бергә!” флешмоб акциясен үткәрделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

3 ноябрь көнне  Балалар Иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар онлайн форматта Арт – тимбилдингта катнашты. 3 укучыдан торган команда профессиональ дизайнер һәм рәссамнар җитәкчелегендә, Татарстан Республикасындагы халыклар һәм мәдәният бердәмлеген чагылдырган арт – абстракция тудырдылар.  

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Шәмәрдәннең  ”Әкият” балалар бакчасында эш стажлары 1-3 елга кадәр булган бакча мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр  өчен  семинар булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

30
октябрь, 2020 ел
җомга

Мәктәпләрдә көзге каникуллар 2-8 ноябрь көннәрендә узачак. 2 нче ноябрьдән районның 871 укучысы 19 мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау урта мәктәбендә 7 сыйныф укучылары белән физкультура укытучысы Фазылов И.И. дәрес-әңгәмә формасында «ГТО-Сәламәтлеккә юл» темасына сыйныф сәгате үткәрде. Балалар «Спорт казанышлары» дигән блиц-сораштыруда актив катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

“Саба дулкыннары” телевидениесендә “Мәктәп ТВ” тапшыруы эшләп килә. Әлеге тапшыру журналистлары безнең мәктәптә дә булып, укучыларның нәрсә белән шөгыльләнүләре, мәктәпнең нинди тормыш белән яшәве турында сюжет әзерләделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Көз-фантазияңне һәм иҗади сәләтеңне күрсәтү өчен бик кулай вакыт. Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге ел фасылына багышланган “Алтын көз” бәйрәме узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә  5-8 сыйныфлар арасында “Алтын көз” һәм 9-11 сыйныфлар арасында “Көзге КВН” бәйрәме үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

23
октябрь, 2020 ел
җомга

Бүген 23 нче  октябрь көнне Балалар иҗат үзәге базасында район балалар Думасы активы һәм педагог-оештыручылар катнашында киңәшмә булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International