ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Безнең Явлаштау “Ромашка” балалар бакчабызда даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләре буенча чаралар уздырыла. Чараның төп максаты: балаларга юл йөрү билгеләрен  өйрәтү һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне формалаштыру.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Мәгариф идарәсенең еллык эш планы нигезендә 18нче ноябрь көнне Саба гимназиясендә тәрбия эше буенча җитәкче урынбасарлары өчен чираттагы методик берләшмә утырышы үтте. Тема: “Профилактика советы - балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау процессы белән идарә итү механизмы". Гимназия коллективы үзенең тәҗрибәсе, эш методикасы белән уртаклашты. Көн файдалы, эшлекле рәвештә үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Балалар Иҗат үзәгенең «Вокал студиясе» берләшмәсе укучылары белән өстәмә белем бирү педагогы Аубакиров Ф.Г. «XXI гасыр музыкасы» дигән темага ачык дәрес үткәрде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Балалар техник иҗатын үстерү максатыннан 15 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Технофест-2020"  республикакүләм фәнни-техник иҗат  конкурсы булып узды. Конкурс дистанцион форматта үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

13
ноябрь, 2020 ел
җомга

Традиция буенча һәр елны ноябрь аенда безнең балалар бакчасында көз бәйрәме үткәрелә. Бу бәйрәмнең максаты: балаларның көз турындагы белемнәрен ныгыту, көз билгеләрен, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ноябрь аенда Россия Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу көн  Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Безнең Ватан - күпмилләтле ил, анда рус, татар, башкорт, мари, мордва, бурят һәм башка милләт кешеләре яши. Без Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын онытмаска тиеш. Халыклар бердәмлегендә - безнең көч һәм куәт.   

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасында “Имин йөрик юлларда” тематик атналыгы бара. Шул унайдан бакчада “Светофор иленә сәяхәт” дип аталган чара үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020  елның 6-8 ноябрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә республикакүләм автомодельләштерү ярышлары булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә, Фәхретдинов Рифкат Ринат улы белән берлектә, ЦМИТ “Сказочный” базасында пресс-формерда эшләү буенча мастер – класслар булып тора.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

5 нче ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында берләшмә укучылары өчен мастер-класс үткәрелде. Аны өстәмә белем бирү педагогы Касыймова Эльмира Кеняшевна үткәрде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International